Marvel кинематографик галәме

уйлап чыгарылган галәм, АКШ медиа-франшизасы, Marvel комикслары нигезендә оештырылган һәм Marvel Studios киноширкәте белән эшләнгән супербатырлар From Wikipedia, the free encyclopedia

Marvel кинематографик галәме
Remove ads

«Marvel кинематографик галәме» (ингл. «Marvel Cinematic Universe»; кыскача МКГ) — уйлап чыгарылган галәм, АКШ медиа-франшизасы, Marvel комикслары нигезендә оештырылган һәм Marvel Studios киноширкәте белән эшләнгән супербатырлар турындагы фильмнар сериясе. Берничә фильмнарны актёрлары белән һәм персонажлары белән гомуми сюжет сызыгына кушу юлы белән ясалган галәм.

Кыска фактлар Атама, Нигезләүче ...

Бүгенгесе көнгә, шулай итеп сюжетлары белән кушылган, әмма төрле, ләкин кайчакта гына фильмнан фильмга бер берсе белән кисешеп үткән персонажлары белән, күп кенә фильмнар чыкты инде: «Тимер кеше» (2008), «Искиткеч Һалк» (2008), «Тимер кеше 2» (2010), «Тор» (2011), «Капитан Америка: Беренче үч алучы» (2011), «Үч алучылар» (2012), «Тимер кеше 3» (2013), «Тор 2: Караңгылык дөньясы» (2013), «Капитан Америка: Кышкы солдат» (2014), «Галактиканың сакчылары» (2014), «Үч алучылар: Альтрон дәвере» (2015), «Кырмыска-кеше» (2015), «Капитан Америка: Ватандашлар сугышы» (2016), «Доктор Стрәнҗ» (2016), «Галактиканың сакчылары 2» (2017), «Үрмәкүч-кеше: Өйгә кайту» (2017), «Тор: Рагнарөк» (2017), Кара Каплан (2018), «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы», «Кырмыска-кеше һәм Шөпшә» (2018), «Капитан Марвел» (2019), «Үч алучылар: Уен ахыры» (2019) һәм «Үрмәкүч-кеше: Өйдән еракта» (2019).

Телесериаллар ««К.А.Л.К.А.Н.» агентлары» (2013—хәзерге вакыт), «Агент Картер» (2015—2016), «Башкисәр» (2015—хәзерге вакыт), «Җессика Җоунс» (2015—хәзерге вакыт), «Лүк Кейҗ» (2016—хәзерге вакыт), «Тимер йодрык» (2017—хәзерге вакыт), «Яклаучылар» (2017—хәзерге вакыт), «Кеше-түгелләр» (2017), «Җәзалаучы» (2017—хәзерге вакыт), «Качкыннар» (2017—хәзерге вакыт) һәм «Marvel One-Shots» — кыска метражлы фильмнар сериясе, шулай ук шушы галәмнең өлешенә керәләр.

Иң табышлы фильмнар серияләре исемлегендә Marvel кинематографик галәме беренче урында тора. Гомуми җыемнары $22,4 миллиард доллардан артык, ә «Үч алучылар: Уен ахыры», «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы», «Үч алучылар», «Үч алучылар: Альтрон дәвере» һәм Кара Каплан фильмнары 2018 елның 29 июненә кинематографның бөтен тарихындагы иң кассалы фильмнар исемлегендә беренче, дүртенче, җиденче, тугызынчы һәм унынчы урыннарны алып торалар.

МКГ-ның һәрбер фильмнары һәм телесериаллары бер-берсенә сылтау ясыйлар, нәтиҗә буларак шушы хәл аларны бер галәмгә берләштерә. Бүтән Marvel комикслары нигезендә оештырылган фильмнарның һәм телесериалларның барысы да берничек тә бу сериягә бәйләнмәгәннәр, чөнки алар башка ширкәтләр белән төшерелгәннәр һәм бер-берсе белән бәйләнеш гомуми сюжет сызыгы юк аларда. Аңа карамастан шушы барлык персонажлар бер уйлап чыгарылган комикслар галәменнән.

Remove ads

Иҗат

2005 елда Variety журналы Marvel Studios үз фильмнарын җитештерә башлаячак һәм аларны Paramount Pictures аша таратачак, дип хәбәр итте. Элегрәк студия үзе уйлап тапкан персонажларны экранлаштыруда со-продюсер ролендә генә тора иде (иң билгеле 20th Century Fox белән җиде еллык килешү). Әлеге алыш-бирешләрдән алынган керемнәрне, Marvel җитәкчелеге үзенең гомумиләштерелгән франшизасына салырга хәл итә, булдыру процессы тулысынча студиянең контролендә булачак. Шул максаттан 7 елга Merrill Lynch белән 525 млн $ күләмендә яңартылган кредит килешүе төзелде[3].

Подробнее Төп тексты (рус.) ...

Marvel Studios президенты Кевин Файги бу серияне «Marvel Cinema Universe» дип атарга тәкъдим ителүен искә төшерде[6][7], ләкин башка атаманы — «Marvel Cinematic Universe» дип сайладылар[8]. Беренче фильмнар Paramount Pictures һәм Universal Pictures ярдәмендә таратылды. 2012 елдан башлап, Walt Disney Pictures дистрибьюторына әверелә[9], ул бу вакытка Marvel Entertainment ширкәтен сатып ала, ул The Walt Disney Company бүлекчәсенә әверелә[10].

Remove ads

Фильмнар

Чиксезлек сагасы

Подробнее Фильм, Чыгу датасы (РФ) ...
Remove ads

Комикс-приквеллар һәм тай-иннар

Төп мәкалә: Marvel кинематографик галәме комикслары
Подробнее Исем, Чыгарылышлар саны ...
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads