Әмир Абдразаков

кино сәнгате эшлеклесе, артист, сценарийлар авторы. From Wikipedia, the free encyclopedia

Әмир Абдразаков
Remove ads

Әмир Абдразаков, Әмир Габделмән улы Абдразаков (баш. Әмир Ғәбделмән улы Абдразаҡов, 1934 елның 15 гыйнвары, Ырынбур өлкәсе, Александровка районы, Каяпкул — 2008 елның 6 марты, РФ, БР, Уфа) — кино сәнгате эшлеклесе, артист, сценарийлар авторы. С. Юлаев (2006), З. Биишева исемендәге (2010) премияләр лауреаты. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974). «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясе мөхбир-әгъзасы. Россия кинорежиссёрлар гильдиясе әгъзасы. БАССР театр әһелләре (1961), БР кинематографистлар (1997) берлекләре әгъзасы.

Кыска фактлар Әмир Абдразаков Әмир Абдразаҡов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1934 елның 15 гыйнварында Ырынбур өлкәсе Александровка районы Каяпкул авылында туган. ГИТИС (1959) тәмамлаган.

19591962 елларда М. Гафури исемендәге драма театры артисты.

1962 елдан Уфада телерадиокомитетта (хәзер «Башкортстан» ДТРК) режиссёр. 50-дән артык фильм төшерә.

1990 елдан «Башкортстан» киностудиясе директоры, режиссёры (19911994).

1994 елдан Уфа сәнгать институтында укыта.

БР кинематографистлары берлеге рәисе[1].

Remove ads

Иҗаты

М. Гафури театрында уйнаган рольләре

Thumb
Уллары Әскар (1969) (с), Илдар (1976) (у)
  • Степан — «Бәхетсез мәхәббәт» (рус. Бесталанная) И. Карпенко-Карый
  • Герт — «Надежда»ның һәлакәте» (рус. Гибель «Надежды») Г. Гейерманс
  • Ведерников — «Сәяхәт еллары» (рус. Годы странствий) А. Арбузов
  • Тимербулат — «Ул кайтты» Ә. Атнабаев
  • Надир — «Кара чәчкәләр» (рус. Черные розы) С. Җамал
  • Хәернас — «Егет егетлеген итә» Н. Нәҗми

Фильмографиясе

  • 1969 — «Халкым сагышы»
  • 1970 — «Туй»
  • 1971 — «Күңел канатлары»
  • 1979 — «Бөртекләп җыела алтын» (Яныбай Хамматов әсәре буенча)
  • 1986 — «Заһир Исмәгыйлов
  • 1988 — «Кинҗә» (Гали Ибраһимов әсәре буенча)
  • 1990 — «Халык шагыйре»
  • 1990 — «Әхмәтзәки Вәлиди Туган»
  • 1990 — «Акмулла»
  • 1990 — «Курай моңы»
  • 1991 — «Ишмулла»
  • 1992 — «Революционер-дипломат»
  • 1992 — «Безнең Зәйнәп» (Зәйнәп Биишева турында)
  • 2002 — «Ватанда Ватанымны сагынам»
  • Канатларым минем (тәмамланмаган, уллары турында)
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

  • 2018 елның декабрендә «Башкортстан» киностудиясенә исеме бирелә[2].

Әдәбият

  1. Дала бөркете. Уфа: «Китап», 2013.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads