Зәйнәп Биишева

From Wikipedia, the free encyclopedia

Зәйнәп Биишева
Remove ads

Зәйнәп Биишева, Зәйнәп Абдулла кызы Биишева (баш. Зәйнәб Абдулла ҡыҙы Биишева, 1908 елның 15 гыйнвары, РИ, Ырынбур губернасы, Туембәт1996 елның 24 августы, РФ, БР, Уфа) язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1968), Башкортстанның халык язучысы (1990).

Кыска фактлар Зәйнәп БиишеваЗәйнәб Биишева, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1908 елның 15 гыйнварында Ырынбур губернасы (хәзерге Башкортстанның Күгәрчен районы) Туембәт авылында туа. Яшьли ятим кала: өч яшендә (1911) әнисе, унбер яшендә (1919) әтисе вафат була.

Башлангыч белемне Ибрай (Акман) авылында татар мәктәбендә ала. 1924 елда Ырынбур өлкәсенең Ташлы авылында әзерлек курсларын бетергәч, Ырынбур Халык мәгарифе институтына укырга керә. 19291931 елларда Баймак районы Темәс волосте Билал авылында укыта. Шунда Газиз Әминовка кияүгә чыга.

1931 елдан Уфадә. Башта «Пионер» журналында, аннары китап нәшриятында дәреслекләр бүлекчәсендә мөхәррир булып эшли.

19341935 елларда Мәчетле МТСы сәяси бүлегенең «Ударник» (баш. Ударсы) гәҗитендә, 19361938 елларда Салават районының «Большевистик колхозга» гәҗитендә әдәби хезмәткәр була.

19391951 елларда башта «Кызыл Башкортстан» гәҗитендә, аннан радиокомитетның әдәби бүлегендә, китап нәшриятенең балалар әдәбияты бүлекчәсендә эшли.

1951 елдан язучылык белән генә шөгыльләнә.[2]

Remove ads

Иҗаты

Ырынбурда укыган елларында әдәбият белән кызыксына башлый.

Беренче хикәясе 1930 елда «Октябрь» журналында басыла. Беренче китабы — «Партизан малай» 1942 елда Уфада чыга.

З. Биишева төрле жанрларда эшләгән язучы. Дистәләгән шигырь китабы, «Салаватның соңгы монологы», «Имән» поэмалары, «Гөлҗамал» дигән шигъри повесте, балалар өчен язылган шигырь һәм әкият китаплары бар.

«Дуслык», «Серле йөзек», «Гөлбәдәр», «Серле курай», «Зөлхиҗә», «Нәзер» драмалары М. Гафури исемендәге академия театрында һәм башка театрларда сәхнәгә куелды.

Бөек Ватан сугышы елларында рус классикларыннан: Н. Гогольнең «Тарас Бульба»сын, И. Тургеневнең «Бежин тугае»н, А. Гайдарның «Тимур һәм аның командасы»н, Л. Кассильнең «Минем кадерле малайларым» әсәрен, Л. Толстой, С. Аксаков, А. Чехов, М. Горькийның аерым хикәяләрен тәрҗемә итә.[3]

«Яктыга» трилогиясенең беренче китабы «Кимсетелгәннәр» 1959 елда аерым китап булып чыга. Автор туган халкының инкыйлаб алдыннан һәм инкыйлабтан соңгы еллардагы авыр, караңгы, даулы тормышын чагылдыра. Романда халык көнкүреше тирән чагыла, әсәрнең теле фольклор, халык авыз иҗаты энҗеләре белән баетылган. Трилогиянең дәвамы булып, «Олы Иек буенда», «Җимеш» романнары языла. Әсәрнең төп каһарманы Җимеш (Гөлҗимеш) язмышында язучының үзенең язмышын да тоемларга мөмкин.[4]

«Уйлар, уйлар», «Сәер кеше», «Кайда син, Гөлниса?» дигән повестьларында язучы замана яшьләренең проблемаларын күтәрә.

З. Биишева матбугатта тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләр белән еш чыгыш ясый.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

  • З. Биишева исеме Уфаның бер урамына бирелгән.
  • «Китап» нәшрияты, Стәрлетамак педагогия академиясе, берничә мәктәп аның исемен йөртә.
  • Күгәрчен районында З. Биишева исемендәге премия булдырылган.
  • 2016 Уфаның Октябрь проспекты урамы башындагы аллеядә һәйкәле ачылды[5].

Әдәбият

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.
  2. Фотоальбом «Зайнаб Биишева. Жизнь и творчество». Уфа: Китап, 2009. ISBN 978-5-295-04982-8

Сылтамалар

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads