Әсгать Мирзаһитов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әсгать Мирзаһитов (Әсгать Мәсгуть улы Мирзаһитов, баш. Әсғәт Мәсғүт улы Мирзаһитов) – язучы, драматург. С. Юлаев (1976), Г. Сәләм (1969) премияләре лауреаты. Язучылар берлеге идарәсе рәисе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1928 елның 13 октябрендә БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Туймазы районы) Бикмәт авылында туган.
Кандра урта мәктәбен (1945), Уфада театр укуханәсен (1948), Мәскәүдә әдәбият институтын (1960) тәмамлый. Театр укуханәсен тәмамлагач, Йомагуҗа, Авыргазы театрларында (хәзерге Салават драма театры артист, сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1950-1953 елларда хәрби хезмәттә.
1953 елдан Уфада. «Кызыл таң» газетасында, М. Гафури исемендәге театрда әдәби бүлек мөдире, «Агыйдел» журналынының баш мөхәррире (1960-1972), Республика язучылар берлеге идарәсе рәисе (1973-1988). БАССР Югары советы рәисе (1980-1989).[1]
Remove ads
Иҗаты

Кандра мәктәбендә укыганда язган «Яшь партизан» пьесасын (1944) Совет Армиясе бәйрәмендә Кандра тимер юлчылар клубы сәхнәсендә куялар. 1945 елның 9 маенда район газетасы Ә. Мирзаһитовның Җиңүгә багышланган шигырен бирә.[2] 1953 елда «Тыныч күл» исемле беренче комедиясен яза. Икенче әсәре — «Бозлар актарылганда» (1955). Ватандашлар сугышы чорын тасвирлаучы «Утлы өермә» (1957) драмасы Мәскәүдә аерым китап булып басыла, татар драма театрларында зур уңыш белән бара. «Әниемнең ак чәчләре» (1960) татар, рус, кыргыз, башкорт театрларында куела.
В. Гюгоны, М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ен, В. Малюгин, Ю. Чепурин, Лоусон пьесаларын тәрҗемә итте.
Китаплары
- Утлы өермә (1958) — театрда уйналды (реж. Ш.Мортазина)
- Утлы өермә (Огненный вихрь) (М,1959)
- Әниемнең ак чәчләре (1960)
- Күршеләр (1962)
- Авыл күренешләре (1963)
- Гөл бакчасы (1965; Цветущий сад, 1975)
- Солдат улы (1966)
- Пьесалар (1965; 1969)
- Бәхтегәрәй (1974)
- Әниләр көтәләр улларын (1977; Матери ждут сыновей. М,1975)
- Гомер ике килми (1983)
- Сайланма пьесалар (1988)
Remove ads
Хәтер
Кандра № 2 урта мәктәбе әдипнең исемен йөртә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- С.Юлаев премиясе (1976) – «Әниләр көтәләр улларын» әсәре (1975) өчен.
- Г.Сәләм премиясе (1969)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971; 1978)
- Халыклар дуслыгы ордены (1984)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1957)
Әдәбият
1. М. Гарифуллин. Утлы өермә.Совет Татарстаны. 1959, 23 июнь.
2. С. Сафуанов. Драматургның иҗади йөзе. Ағиҙел, 1966, № 2.
3. Г. Хөсәенов. Драматургның дөньясы. Ағиҙел, 1978, № 10.
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
- БР әдәби картасы (рус.)
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads