Калмык теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Калмык теле
Remove ads

Калмык теле (үз атамасы Хальм́г кел́н) — калмыкларның теле. Калмыкия Республикасының дәүләт телләренең берсе. Калмык телендә сөйләшүчеләр РФ төбәкләрендә (Әстерхан, Ростов өлкәләрендә), Кыргызстанда (Ыссык Күл өлкәсендә) тупланып яшиләр. Шулай ук Көнбатыш Европа илләрендә (Алмания, Франция), АКШта (Джерси штаты, Филадельфия) аз санлы калмык телен кулланучылар төркемнәре бар. Барлык илләрдәге калмыкларның гомуми саны 360 800. РФ төбәкләрендә 183 000 калмык яши (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык телендә сөйләшүчеләр 80 500 (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык теленә урта дәрәҗәдә юкка чыгу куркынчы яный[2].

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...

Калмык теле монгол телләренең көнбатыш төркеменә карый. 3 сөйләше бар: дербет сөйләше, торгут сөйләше, бузау (дон) сөйләше.

Thumb
РФнең калмык телендә сөйләшүчеләр яшәгән төбәкләре
Remove ads

Фонетика

Cузык авазлар өлкәсе (вокализм) үзенчәлекле. Калмык телендә киң, тар һәм аңлаешсыз (кыска, редукцияле) сузыклар бар. Аңкау сингармонизмы күзәтелә. Алгы рәт ӧ, ӱ, борынгы йомык k авазлары, аффрикатлар сакланган. Калмык телендә ирен (лабиаль) гармониясе юк. Ә сузыгы киң кулланыла.

Морфология

Калмык телендә 8 килеш бар. Баш килештәге сүзләрнең —нга бетүе, фигыльнең —жана дип бетүче төре, хикәя фигыльнең —хла дип бетүче шартлы төре күзәтелә. Аеручы хикәя фигыльләрдә инкарь итү «уга» кисәкчәсе белән белдерелә.

Лексика

Калмык телендә санскрит-тибет, кытай, төрки, рус телләреннән кергән алынмалар шактый күп.

Алфавит

A a Ә ә Б б В в Г г Һ һ Д д Е е
Ё ё Ж ж Җ җ З з И и Й й К к Л л
М м Н н Ң ң O o Ө ө П п Р р С с
Т т У у Ү ү Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш
Щ щ ъ Ы ы ь Э э Ю ю Я я
Кыска фактлар

1648-1924 елларда калмыклар тодо бичиг дип аталучы гомумойрат (монгол) язуыннан файдаланган, язма әдәбият та әлеге язуда барлыкка килгән. Ойрат әдәби телендә XVII-XIX гасырларда иҗат ителгән язма истәлекләр сакланган. 1924 елда рус графикасы нигезендә әлифба кабул ителә. 1931-1938 елларда калмыклар латин язуын кулланган. 1939 елдан рус графикасындагы әлифба кертелә. Калмык телендә «Хальмг үнн» газетасы нәшер ителә; периодик рәвештә «Теегин герл» әдәби журналы, «Байр», «Байрта» яшүсмерләр һәм балалар журналы чыга.

Remove ads

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 12 (Исл-Кан). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-343-9

Әдәбият

  1. Биткеева А.Н. Калмыцкий язык в современном мире. М., 2006.
  2. Убушаев Н.Н. Диалектная система калмыцкого языка. Элиста, 2006.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads