Кислоталар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кислоталар
Remove ads

Кислоталар (яки әчелекләр)[1][2][3] - водород катионын бирерлек химик кушылмалар (Брөнстед Кислоталаре) яки электрон парны алырлык һәм ковалент бәйләнешне төзерлек кушылмалар (Льюис Кислоталаре).

Thumb
Хлоркүкерт кислотасы эремәсендә индикатор кагазе буяна
Кыска фактлар Бәйле хәвеф-хәтәр, Моңа өлешчә туры килә ...
Thumb
Бор кислотасы

Көндәлек тормышта һәм техникада кислоталар дип гадәттә нәкъ Брөнстед кислоталары йөртәләр, алар су эремәләрендә H3O+ гидроксоний ионнары артыгын булдыра. Әлеге ионнар булуы сәбәпле кислоталар эремәләренең тәме әче була, индикаторларның төсләре үзгәрә һәм югары концентрациясендә кислота зыян китерә ала.

Кислоталарның водород хәрәкәтчән атомнары металл атомнарына алмаштырыла ала һәм тозларны булдыра, әлеге тозларда металл катионнары һәм кислота калдыгы бар.

Remove ads

Кислота төрләре

Формаль үзлекләре буенча кислоталар түбәндәгечә бүленә:

  • водород әче атомнары саны буенча:
  • бернигезле (HNO3);
  • икенигезле (H2SeO4);
  • өчнигезле (H3PO4, H3BO3);
  • күпнигезле.
  • Көч буенча
    • Көчле - тулысынча диссоцияләнә диярлек, диссоциация константасы 1×10−3 зуррак (HNO3);
    • Зәгыйфь — диссоциация константасы 1×10−3 ким (серкә кислотасы Kд= 1,7×10−5).
  • Тотрыклылык буенча
    • Тотрыклы (H2SO4);
    • Тотрыксыз (H2CO3).
  • Химик кушылмалар сыйныфлары буенча
    • Органик булмаган (HBr);
    • Органик (HCOOH,CH3COOH);
  • Тиз очып бетүчәнлек буенча:
    • Очучан (HNO3,H2S);
    • Очмаучы (H2SO4) ;
  • Суда эрүчәнлеге буенча:
    • Эрүчән (H2SO4);
    • Эреми торган (H2SiO3);
  • Металл атомнары саны буенча
    • Металл белән (HMnO4, H2TiO3);
    • Металлсыз (HNO3,

HCN).

Remove ads

Химик үзлекләре

  • Төп оксидлар белән тәэсир итешкәндә тоз һәм су хасил була:
  • амфотер оксидлар белән тәэсир итешкәндә тоз һәм су хасил була:
  • селте белән тәэсир итешкәндә тоз һәм су хасил була: (нейтральләштерү реакциясе):
  • Эреми торган химик нигезләр белән тәэсир итешкәндә тоз һәм су хасил була, эрүчән кислота өчен [4]:
  • Тозлар белән тәэсир итешкәндә, утырма яки газ хасил була:
  • Көчле кислоталар зәгыйфь кислоталарны тозлардан этеп чыгара:
  • Органик кислоталар өчен этерификация реакциясе бара : спиртлар белән тәэсир итешкәндә катлаулы эфирлар һәм су хасил була:

мәсәлән:

Кислоталарны чыгару

  • металл булмаган кушылма белән водород тәэсир итешкәндә:
  • Күкерт кислотасы белән каты тозлар тәэсир итешкәндә:
  • кислотале оксидлар су белән тәэсир итешкәндә:
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads