Металлар активлыгы электрохимик рәте

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Металлар активлыгы электрохимик рәте яки электрохимик көчәнешләр рәте - стандарт электрохимик потенциаллар ягъни тышкы электроннарны алу-бирү сәләте күрсәткечләре эзлеклелеге. Бу рәттә металларның стандарт электрохимик көчәнешләре арту тәртибендә урнашкан, әлеге потенциаллар Men+ металл катионы нейтраль халәтенә Me кайтару ярымреакциясе өчен җаваплы: Men+ + nē → Me

Көчәнешләр рәте су эремәләрендә оксидлаштыру-кайтару реакцияләрендә металларның чагыштырма активлыгын тасвирлый:

LiRbKBaSrCaNaMgAlMnCrZnFeCdCoNiSnPbHSbBiCuHgAgPdPtAu
Thumb
Сыегайган күкерт әчелеге кайбер металлар белән тәэсир итешү
Remove ads

Куллану

  • Сутуардан сулда торган металлар үз валент электроннарын җиңел бирә, шулай итеп яхшы кайтаргыч матдәләр булып торалар, алар уңда торган металларны тозлар эремәләреннән этеп чыгаралар. Мәсәлән: Zn + Cu2+ → Zn2+ + Cu
  • Сутуардан сулда торган металлар әчелекләр сулы эремәләре белән тәэсир итешкәндә сутуарны этеп чыгара. Иң актив металлар (алюминийга кадәр) су белән тәэсир итешкәндә сутуарны судан этеп чыгара.
  • Сутуардан уңда торган металлар гадәттәге шартларда әчелекләр сулы эремәләре белән тәэсир итешми.
  • Сутуардан уңда торган металлар электролизда катодта чыгарыла, гадәттә сутуар да чыгарыла. Иң актив металлар (алюминийга кадәр) тозлар сулы эремәләреннән гадәттәге шартларда чыгарылып булмый.
Remove ads

Металларның электрохимик көчәнешләре җәдвәле

Подробнее Металл, Катион ...
Remove ads

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads