3100 мильлек «Үз-үзеңне җиңеп чыгу» йөгерүе

From Wikipedia, the free encyclopedia

3100 мильлек «Үз-үзеңне җиңеп чыгу» йөгерүеmap
Remove ads

3100 мильлек «Үз-үзеңне җиңеп чыгу» йөгерүе ул дөньяда иң озын сертификацияләнгән йөгерү трасасы.[1] 1996 елда Шри Чинмой бу чараны 2700-миля (4345 км) йөгерүе буларак барлыкка китергән. Шул елны бүләк итү церемониясендә ул 1997 юрамасы 3100 миляга (4989 км)га кадәр озайтылачагын игълан иткән. Бу күп көн йөгерүен Шри Чинмой Марафон Такымы алып бара һәм ул Америка Кушма Штатларында Нью-Йоркта Куинста һәр елны июнь-августта була. Трасса 3100 миля (4989 км) ераклыкта. Йөгерүчеләр Ямайка, Куинс – Абигайл Адамс (84-енче) авеню 164-ынчы урыннан Үзәк Парк Юлында 168-ынчы урам буйлап 5649 әйләнеш йөгерәләр. — 0,5488 миля (883 м), шул ук вакытта урамнар нормаль кулланылышта.[2] Йөгерүчеләргә дистанцияне узу өчен 52 көн бар, алар иртәнге сәгать 6-дан төн уртасына кадәр, һәр көнне уртача 59,62 миля (95,95 км) йөгерәләр. Бүләк типик рәвештә футболка, DVD, яки кечкенә сувенир була.[3]

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Спорт төре ...

Thumb
Карта
Remove ads

Тарихы

Үз-трансценденция 3100 миля йөгерүе Шри Чинмой тарафыннан йөгерүчеләр өчен сәләтләренең чикләрен өйрәнү һәм алардан чыгу мөмкинчелен өйрәнү өчен булдырылган булган. Шулай итеп исем булып "Үз-трансценденция" була, бу Шри Чинмой Марафон Такымы катнашкан барлык йөгерүләренә карый.1985 елда төркем беренче мәртәбә йөгерүләр уздыра башлаганнан соң игътибар ультра-триодан – сентябрьда 700, 1000, 1300 миля озынлыгындагы стартлар һәм язгы йөгерүләр, аларга 6 көн үз трансценденция йөгерүе һәм үз төрендә 6 көн йөгерү һәм 10 көн үз-трансценденция йөгерүенә бирелә. 1996 елда Шри Чинмой бу чараны 2700 миля (4345 км) йөгерү буларак нигезләгән. Шул елны бүләк итү церемониясендә ул 1997 юрамасы 3100 миля (4989 км)га кадәр озайтылган булган. Шуннан соң һәр елны йөгерү шул дистанциядә булган.

2020 елда ул Австриядә, Зальцбург 13 сентябрьдән 3 ноябрьгә кадәр COVID-19 коронавирус авыруы аркасында үткәрелде.[4]

Remove ads

Йөгерү

Йөгерү дистанциясе Америка Кушма Штатларының көнбатыш ярыннан көнчыгыш ярына кадәр дистанция плюс 11 марафон. Башланган вакытында районда наркотик сату һәм законсызлык булган – кешеләр машиналарын урланмасын дип калдырырга теләмәгәннәр – әмма соңыннан бу күпкә камилләштерелгән булган. Саклык өчен бары тик исбат ителгән ультра-марафон тәҗрибәсе белән йөгерүчеләр катнаша ала. Йөгерү һәр көнне була, көн саен юнәлеше үзгәрә, һава торышы нинди булса да, ул 38 С – тан орып яңгыр явуга кадәр булырга мөмкин, йөгерүчеләр кайвакыт зонтиклар белән йөгерәләр.[3] Бәйге көн саен тормышларын алып барган кешеләр, җәяүлеләр һәм велосипедистлар арасында бара. Шри Чинмой әйткәнчә Үз-Трансценденция йөгерүчеләрне “үзләренең элеккеге сәләте”нә чакыру ясарга, “рухи карашларга ирешергә” һәм “мөмкинчелекнең алдан уйланган тулаем фикерләрне җиңәргә” өнди, "Сез марафонны йөгергәндә, Сез үзегезне яхшы сизәсез ... Сез 3100 миля йөгергәндә, Сез тагын да яхшырак сизәсез". Импровизацияләнгән кухнялардан вегетариан ашлары тәкъдим ителә; йөгерүчеләргә даими рәвештә ашарга кирәк, алар көн саен 10,000 кКал яндыралар. Йөгерүчеләрнең көн-төн эчендә ашау, юыну, аякларын карау һәм йоклау өчен алты сәгате бар.[3]

Remove ads

Рекордлар һәм җиңүчеләр

Thumb
2012

Рекордлар

Дөнья рекордын Ашприһанал Пекка Аалто тота ул 2015 елның июнендә 40 көн 09:06:21 белән тәмамлаган, ул элеккеге Мадһупуран Вольфганг Шверкның 41 көн 08:16:29 вакытыннан яхшырак нәтиҗә күрсәткән.[5] Хатын-кызларның рекордын Каниника Янакова тота, ул 2017 елда 3100 миляны 48 көн 14:24:10 вакытта тәмамлаган. Ул 2015 елда Сураса Майрэрның 49 көн 07:52:24-дан яхшырак нәтиҗә күрсәткән. Супрабһа Бекйорд (2009 елга кадәр) йөрүнең һәр юрамасым тәмамлаган шәхес. Ашприһанал Аалто йөгерүне тугыз мәртәбә җиңгән һәм 15 мәртәбә катнашкан.

Җиңүчеләр исемлеге

700, 1000, 1300, һәм 2700 миля йөгерүләр җиңүчеләре (3100 миля йөгерүе алдан килүчеләре)
Подробнее Дата, Дистанция ...
Подробнее Дата, Дистанция ...
Remove ads

Шулай ук карарга мөмкин

  • Үз-трансценденция 6- & 10-көн йөгерүе

Искәрмәләр

Өстәмә укырга мөмкин

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads