Тор (фильм)
2011 елның фильмы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Тор» (ингл. Thor) — Marvel Comics нәшриятенең шул ук исемле комикслары нигезендә төшерелгән нәфис фильм. Режиссёры — Кеннет Брәна. Фильмны ясау белән Marvel Studios ширкәте шөгыльләнде, ә дистрибьюция белән Paramount Pictures. Бу фильм Marvel кинематографик галәменә, гомуми сюжет сызыгына кушылган фильмнар арасына, керде.
Режиссёр Сәм Рәйми беренче тапкыр Тор турындагы фильм концепциясын 1990-еллар азагында уйга кертте һәм 2001 елда хәтта сценарийны карауга тәкъдим итте, әмма проектны катырдылар, һәм Рәйми аны ташлады. Берничә ел эчендә экранлаштыруга хокуклар бер студиядән икенчесенә күчеп йөрде. Бу хәл 2006 елга кадәр сузылды, шушы вакытта Marvel Studios сценаричы Марк Протосевич белән контракны имзалагач, Марк Paramount Pictures өчен фильмның фикере өстеннән эш башлады. Башта режиссёр булып Мәттью Вон билгеләнгән иде, һәм фильмның релизы 2010 елга ниятләнгән иде. Әмма Вон проектны ташлады, һәм режиссёр урынын Кеннет Брәна алды, ә фильмның чыгарылышы 2011 елга күчерерде. 2009 елда кастинг үтте, ә төшерүләр 2010 елда Калифорниядә һәм Нью-Мексикода башландылар.
Беренче тапкыр фильм 2011 елның 17 апрелендә Сиднейдә дөнья күрде, ә тәгәрәтүләр дүрт көннән соң башландылар. Америка кинотәгәрәтүләренә фильм 6 майда чыкты, ә Россиянекенә — 28 апрельдә 3D һәм IMAX форматларында. 449 млн доллардан артык җыеп фильм финанс яклап уңыш яулады, һәм критиклар ягыннан да макталды.
Remove ads
Эчтәлеге
Фильмның төп персонажы — Тор, тәкәббер һәм горур яшен тәңре, — көченнән мәхрүм ителде һәм Асгардтан (тугыз дөньяларның берсеннән) куылды. Җиргә эләккәч ул яшь астрофизик Җейн Фостер белән таныша, һәм соңрак Торның Җейнга берникадәр хисләре килеп чыга. Ул гына түгел, Тор үзенең үги туганын Локины туктатырга тиеш. Локи Асгардның яңа патшасы булырга ниятләнә.
Актёрлары
Remove ads
Фильмны чыгару
Фильмга PG-13 кинотәгәрәтү рейтингы бирелде. Беренче тапкыр фильм Австралиядә Сидней шәхәрендә Event Cinemas кинотеатрында якшәмбе көнне 2011 елның 17 апрелендә дөнья күрде. АКШ-да беренче тапкыр фильм Һолливудта (Лос-Анҗелес, Калифорния штаты) El Capitan Theatre-да 2 майда күрсәтелде. Шушы вакыйга актёр Исайа Мостафа белән оештырылды, һәм Marvel-ның рәсми сайтында туры эфирда күрсәтелде. Россия кинотәгәрәтүендә фильм 28 апрельдә башланды.
Кинотәгәрәтү башлануы даталары:
|
|
Бүләкләр һәм билгеләнүләр
Remove ads
Үч алучылар
Крис Һемсворт Тор ролен, төп персонажларының берсе буларак, 2012 елның апрелендә чыккан, «Үч алучылар» фильмында башкарды. Шулай ук «Үч алучылар» фильмы, «Искиткеч Һалк», «Тимер кеше», «Тор» һәм «Капитан Америка: Беренче үч алучы» фильмнарының персонажларын берләштерергән Marvel кинематографик галәменә керә.
Сиквел
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads