Scroll Lock
санак төймәсарының төймәсе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Scroll Lock — санак төймәсарының төймәсе. Ул курсор төймәләренең тәртибен үзгәртү өчен кулланыла (асылыннан чыккан функциясе). Scroll Lock режимы кабынган чакта курсор төймәләре экранны күчерә торган функцияны эшлиләр (өскә, аска, сулга, уңга), ә сүнгән чакта — курсорның урынын үзгәртү функциясын. Гадәттә, Scroll Lock кабынган мы, юк мы, төймәсардагы өч яктылыкдиодларының берсе күрсәтә.

Remove ads
Функцияләре
Бу төймәнен функцияләре конкрет програм тәэминәтенә бәйле.[1][2]
Мәсәлән, Microsoft Excel Scroll Lock төймәсен курсорны идарә итү төймәләре белән документы əйлəндерү режимын кабызу өчен кулланыла (асылыннан чыккан функциясен башкара). Шундый ук рольны бу төймә Lotus Notes-та башкара.
Linux консолендә Scroll Lock текстны əйлəндерү режимын туктату өчен кулланыла.
Күп төрле электрон KVM-күчереп ялгагычларда Scroll Lock-ка икеләтә басу күчереп ялгагыч белән идарә итү режимын кабыза.
Punto Switcher дигән җәемне автоматик күчереп ялгагычта Alt + Scroll Lock төймәләр тиңдәшлеге транслитерация ясар өчен кулланыла.
Казаклар: Яңадан сугыш (укр. Козаки: Знову війна) дигән санак уенында Scroll Lock миссия ясар өчен кулланыла.
Борынгы төргәкләр IV: Обливион (ингл. The Elder Scrolls IV: Oblivion) дигән санак уенынының рус юрамасында Scroll Lock төймәсарның җәемен үзгәртү өчен кулланыла.
GoTView программасында Scroll Lock яктылыкдиодының җемелдәүен видеоны басып алу индикаторы итеп чыгарырга була.
Scroll Lock шулай ук күчереп ялгагыч итеп A4Tech X7 дигән тычканда макрослар белән куллану төрләрен алмаштыру өчен кулланыла.
Remove ads
Тарих
Scroll Lock төймәсе беренче тапкыр 83-төймәле IBM PC/XT һәм 84-төймәле IBM PC/AT төймәсарларында килеп чыккан. Соңыннан ул «киңәйтелгән» 101-төймәле төймәсарларга да күчкән.
Macintosh төймәсарларында беркайчан да Scroll Lock төймәсе булмаган.
Кайбер төймәсарларда Scroll Lock төймәсе юк, чөнки тычкан тәгәрмәче белән кулланырга җайлырак.
| |||||||||||||||||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
| Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
| Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
| 4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
| ↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
| ← | ↓ | → | 0 | , | |||||||||||||||||||||||
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
