Windows 7
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Windows 7 — Windows NT гаиләсенә керүче операцион система, Windows Vista операцион системаның дәвамчысы булып тора. Windows NT тармаклары арасында система 6.1 юрама астында (Windows 2000 — 5.0, Windows XP — 5.1, Windows Server 2003 — 5.2, Windows Vista и Windows Server 2008 — 6.0) йөри. Сервер өчен юрамасы булып Windows Server 2008 R2, кермә системалар өчен — Windows Embedded Standard 2011 (Quebec),[1] мобиль юрамасы — Windows Embedded Compact 2011 (Chelan, Windows CE 7.0) торалар.
2009 елның 22 октябрендә Windows 7 беренче тапкыр сатуга чыгарыла,[2] бу исә Windows Vista чыгудан соң өч ел үткәннән соң була. Volume Licensing лицензиясе булган кулланучылар һәм ярдәмчеләр өчен RTM системасына керх 24 июльдән ук башлана. Бу вакытта бары тик ОС'ны тикшерү баскычлары гына башлана.
Windows 7'гә Windows Vista'дан чыгарылган кайбер үзгәртүләр, интерфейс буенча да бик күп үзгәрешләр кертелә. Windows 7 составыннан шулай ук кайбер уеннар да бетерелә: Inkball, Ultimate Extras; кушымталар, Windows Live (Почта Windows аналоглары , Windows календаре һ.б.), Microsoft Agent технологиясе, Windows Meeting Space; «Башлау» менюсыннан классик бизәлешкә кире кайту бөтенләй юкка чыга.
Веб-аналитика мәгълүматлары буенча 2011 елның декабрь аенда Windows 7 дөньяда кулланылучы һәм Интернет челтәренә тоташкан барлык операцион системалар арасында Windows 7 өлеше 46,1 %[3], моның нәтиҗәсендә әлеге операцион система кулланылуы буенча дөньяда беренче урында тора, моның белән ул элеккеге лидер — Windows XP'ны җиңә.
Remove ads
Барлыкка килү
Blackcomb
Blackcomb кодлы исем Windows NT 6.0'ныкы иде. Windows NT 6.0 планнар буенча Windows XP'дансоң икенче ОС була ала иде. Blackcomb әлеге операцион системаның дәвамчысы буларак аны өстәл, сервер өлешләрендә дә алмаштырырга тиеш иде. 2001 елның ахырында Blackcomb чыгарылышын 2005 елга билгелиләр, ләкин 2002 елның августында болар арасында юрама буларак Windows Longhorn булырга тиеш атыйлар. Ул бу вакыттагы Windows NT 5.x төшенең яңартылмасын үз өченә алырга тиеш була. Windows Longhorn'ны чыгару барышында Blackcomb'ның да кайбер функцияләре кертелә һәм 6.0 номеры бирелә. Blackcomb бөтенләй дә онытылып китә, моның төп сәбәпләре булып яңа маркетинг планы санала. Бу вакытта аны бөтенләй дә бары тик ОС Windows 6.x'ның сервер юрамасы булачагы турында хәбәр итәләр.[4]
Vienna
2006 елның гыйнварендә Microsoft компаниясе киләчәк кулланучы ОС буларак Vienna булачак ди белдерә. Аның чыгу датасы 2010 елга билгеләнә. [5][6]
Fiji
2006 елның мартында Windows Vista дәвамчысы буларак Fiji булачак дип әйтелә, ул 2008 елга чыгачак дип белдерелә.[7]
Windows 7
2007 елның 24 июлендә Microsoft корпорация рәсми рәвештә Vienna кодлы атамасын Windows 7 дип атый.[8] Windows 7 NT тармагында — 6.1 (билгеле бер чода бу гаиләлеккә керүче барлык операцион системалар да үзенең санын ала: Windows 2000 — 5.0, Windows XP — 5.1, Windows Server 2003 — 5.2, Windows Vista — 6.0, Windows Server 2008 — 6.0) санын ала.
2008 елның 13 октябрендә исә Microsoft вице-президенты Майк Нэш Windows 7 кодлы исеме яңа юраманың рәсми исеме булачагы турында әйтә. [9]
Remove ads
Редакцияләре
Windows 7'нең алты редакциясе бар:
Башлангыч редакция (Windows 7 Starter) бары тик яңа санаклар белән генә биреләчәк, ул үз өченә H.264, AAC, MPEG-2 форматларын уйнату буенча кайбер функциональ үзечәлекләр алып торачак. Өйдәге төп юрама — күбесенчә үсеп килүче илләр өчен булачак дип көтелә, аңарда Windows Aero интерфейсының кайбер функцияләре, Peek, Shake, гомуми интернет челтәренә тоташтыру һәм башка функцияләр дә булмаячак. Анарда да башлангыч редакциядәге кебек кайбер чикләүләр дә бар. Һөнәри, корпоративн һәм максималь юрамаларда XP Mode өлеше дә бар (кайбер процессорларда).
Аурупа комиссиясенең таләрләре буенча Аурупадагы сатулар өчен махсус юрама да чыгарылырга тиеш иде. Ул «Е» («Windows 7 Е») индексы белән — аңарда Internet Explorer гизгече булмаска тиеш иде, ләкин ул сатудан чыгарылды. Сатудан чыгаруның төп сәбәбе булып кайбер партнёрларның һәм OEM-җитештерүчеләрнең башлангыч җиһазландыруда ук гизгечнең булмавы белән гауга чыгаруы булды.[11] Баштан ук «Е» индексы белән сорау бирүчеләргә яңартулар алу яисә 2009 елның 1 сентябреннән тулы юраманы алырга мөмкинчелек бирелде.[12]
Ләкин шулай да кермә гизгеч — Internet Explorer киләсе биш елда опциональ гизгеч белән алыштыру күздә тотыла. Хәзергесе вакытта әлеге сорау Аурокомиссия белән килешенә.[13]
Барлык редакцияләр дә,Башлангычтан аермалы буларак, 32-битлы һәм 64-битлы юрамалар да киләләр.[14]
32-битлы юрамалар өчен максималь оператив хәтер 4 Гб белән чикләнгән, Башлангыч редакция 2 Гб'ка кадәр алып тора. Ләкин шулай да чынбарлыкта бу саннар азрәк, аппарат чикләүләр аркасында PAE режимының функцияләрен куярга мөмкин түгел.[15][16][17] Тагын да күбрәк хәтер күләме 64-битлы юрамал өченкулланыла.[18][19][20][21] Алар 8 Гб («Өйдәге төп»), 16 Гб («Өйдәге киңәйтелгән»), алардан олыраклары 192 Гб оператив хәтер алып торырга мөмкиннәр.
Бушлай 90-көнлек юрама Windows 7 Корпоратив ИТ-белгечләр өчен бирелә, бу күбесенчә оешмалар өчен кирәк.[22]
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads