Windows XP

From Wikipedia, the free encyclopedia

Windows XP
Remove ads

Windows XP (ясаудагы кодлы исеме — Whistler; өчке юрама — Windows NT 5.1) — Microsoft корпорациясенең Windows NT гаиләсенә керүче операцион система. Ул 2001 елның 25 октябрендә чыкты һәм Windows 2000 Professional юрамасының варисы булып тора. XP исеме исә ингл. experience - тәҗрибә дигәнне аңлата.

Кыска фактлар Уйлап табучы, ОС гаиләсе ...

Алдагы Windows 2000 системасыннан аермалы буларак, Windows XP бары тик кулланучы системасы буларак кына кулланыла. Аның сервер аналогы буларак Windows Server 2003 тора. Ләкин Windows Server 2003 Windows XP базасында төзелгән булсада, аның барлык кулланучы интерфейсын үз өченә алып, Windows Server 2003 баребер яңартылган яңа NT 5.2 юрамалы төшне үз өченә ала. Бу төш соңрак Windows XP Professional x64 Edition юрамасында да күренә, моның нәтиҗәсендә әлеге юрама Windows Server 2003 белән үсеше «параллель» үсештә барган дип тә әйтергә мөмкин.

2009 елның 14 апреленнән башлап Microsoft Windows XP'га карата бушлай ярдәм күрсәтүне туктата, хәзер Windows XP'ның барлык кулланучылары Microsoft ка бушлай ярдәм сорап мәрәҗәгать итә алмыйлар. Хәзер алар «киңәйтелгән ярдәм» күрсәтелә — болар димәк барсыда түләүле. Киңәйтелгән ярдәм 2014 елның 8 апреленә кадәр күрсәтелә.

2010 елның декабренә карата Windows XP — дөньядагы иң киң кулланучы операцион система була, ул сәүдә өлешендә 47,2 % тәшкил итә. Бу күрсәткечнең максимумы 76,1 % була һәм ул 2007 елның гыйнварында барлыкка килә[3].

Remove ads

Кулланучының график интерфейсы

Thumb
Royale бизәлешендә яңа башлангыч сайлак
  • Windows Explorer'да аермалау үтә күренмәле зәңгәр турыпочмаклык белән башкарыла.
  • Эш өстәлендә ярлыктан шәүлә төшә
  • Ярдәмче панель юлкүрсәткечендә урнаштырылган («common tasks»).
  • Билгеләү панелен блоклау ярдәмчесе задач һәм ялгыш үзгәртүдән саклаучы панелләр.
  • «Башлау» сайлагында төсле аерамалау, шуның нигезендә яңа урнаштырылган программаларны карарга мөмкин.
  • Сайлак шәүлә җибәрә (Windows 2000 моны бары тик «тычкан» гына башкара иде)
Remove ads

Операцион системаның система сораулары

Windows XP Home и Professional editions операцион системаларының система сораулары:[4]

Подробнее Минималь, Рөхсәт ителгән ...

Боларга өстәмә буларак Service Pack 2'не урнаштыру өчен каты дискта 1,8 ГБ буш урын кирәк.[5]

Remove ads

Windows XP'га карата критика

Үзен тиз эшчәнлеге белән ул Windows Vista һәм Windows 7'дән узуына карамастан, Windows XP'нең (SP1, SP2, SP3) бик зур кимчелекләре дә бар:

  • Урнаштыру барышында кулланучыга идарәче хокуклары белән хисап язмасы теркәргә һәм шуның белән эшләргә тәкъдим ителә, шуның нәтиҗәсендә ул вирусларга бик бирешүчән булып тора.

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads