Александр Малов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Александр Малов (Малов Александр Михаил улы; 02.10.1926; ТАССРның Кайбыч районы Иске Корбаш авылы) – журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.[1] Журналистлар берлеге әгъзасы.
Remove ads
Биографиясе
Малов Александр Михаил улы 1926 елның 02 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Иске Корбаш авылында керәшен татарлары гаиләсендә туган.
Александр Малов 1942 елдан Бөек Ватан сугышында разведка бронетранспортерында механик-йөртүче вазифаларын башкара, Берлиннан алып Прагага кадәр барып җитә.[2]
1952 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. 1952 елдан бирле өлкә массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куя.
“Сталинское знамя”, “Комсомолец Татарии”, “Советская Татария” басмаларында эшли. ТАССРның Министрлар советы каршындагы радиотапшырулар комитетында башта сәнәгать, аннан аннан соң иҗтимагый-сәяси тапшыруларның баш мөхәррире буларак хезмәт куя.[3] Нефтьчеләр өчен фәнни рекомендацияләр яза, китаплар бастыра. Бүгенге көндә язучының 10 китабы бастырылган.[4]
Remove ads
Бүләк һәм премияләре
- III дәрәҗәдәге Дан ордены,
- I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены кавалеры,
- “Берлинны алу өчен”, “Праганы азат итү өчен” медальләре иясе.
- Гурий святителе исемендәге медаль иясе.
- 2025 ― «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе (Гран-при)[5].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads