Александр Терентьев

Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе сенаторы From Wikipedia, the free encyclopedia

Александр Терентьев
Remove ads

Александр Терентьев, Александр Михаил улы Терентьев (рус. Александр Михайлович Терентьев, 1961 елның 13 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Югары Ослан районы, Югары Ослан) ― совет һәм россияле дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе сенаторы (2022 елның 22 сентябреннән 2025 елның 19 сентябренә кадәр). Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Федерация Советының Тулы вәкаләтле вәкиле (2023 елның 17 февраленнән).

Кыска фактлар Александр Терентьев, Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесендә Татарстан вәкиле ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1961 елның 13 июнендә Татарстан АССРның Югары Ослан районы Югары Ослан авылында туган. [1]«Гамәли математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының Исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлаган (1983). [2][3].

Хезмәт юлы

1982-1986 елларда Казан электрофизика фәнни-тикшеренү институтында техник, бүлек инженеры, ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли. [1][2]

1987 елда ВЛКСМ ҮК каршындагы югары комсомол мәктәбен тәмамлый, 1991 елга кадәр Казанның ВЛКСМ органнарында җитәкче вазыйфаларын били. [4][5]1987-1990 елларда ВЛКСМның Мәскәү район комитетының икенче, 1990-1991 елларда – беренче секретаре була. [1][2]

1992 елдан 1994 елга кадәр Казанның Мәскәү районы яшьләр фондын җитәкли, аннары алты ел Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары булып эшли. [6][1]

2000 елда Александр Терентьев ТР Президенты Аппаратына эшкә күчә, анда оештыру бүлегенең баш референты (2000-2003), аннары — җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире (2003-2006) вазифасын башкара.

2006 елдан 2012 елга кадәр Терентьев ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсен җитәкли, [7][6] 2012 елдан ТР Президентының Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе була. [8][9].

2022 елның 22 сентябреннән 2025 елның 19 сентябренә кадәр[10] Александр Терентьев Россия Федерациясе сенаторы — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил вәкаләтләренә ия. [11]

2023 елның 17 февраленнән Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Федерация Советының Тулы вәкаләтле вәкиле. [12]

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Россия
  • 2016 ― II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале ― ирешелгән хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [13]
  • 2018 ― Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [14]
Татарстан
  • 2022 ― «Дуслык» орденыреспубликаның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне һәм дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[15]
  • 2016 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― Татарстан Республикасы эчке сәясәтен гамәлгә ашыруга аерым өлеш керткәне һәм дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[16]
  • 2021 ― «Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре» ― республикада дәүләт яшьләр сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен[17]

Гаилә хәле

Хатыны – Елена Дмитриевна, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе. Бер балалары бар. 2021 елда 4 миллион 800 мең сум күләмендә керем декларацияләгән. [18][19]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads