Альберт Сөярголов
Татарстан прокуроры From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Альберт Сөярголов[3] (рус. Альберт Суяргулов) яки Альберт Зәки улы Сөярголов (рус. Альберт Закиевич Суяргулов) (1.08.1982) ― Татарстан Республикасы прокуроры (2023 елдан), Санкт-Петербург прокуроры урынбасары (2022―2023), III класслы дәүләт юстиция киңәшчесе (2024)[4][5].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1982 елда туган. Югары техник белемне Санкт-Петербург хәрби-диңгез институтында[d] (2004) һәм югары юридик белемне Санкт-Петербург дәүләт университетында (2010) алган [6].
Хезмәт юлы
2010 елдан 2011 елга кадәр ― Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
2011 елда ― Ленинград өлкәсе прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе гражданнарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.
2011 елның декабреннән 2012 елга кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе Икътисад һәм табигатьне саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.
2012―2014 елларда ― Санкт-Петербургның Выборг районы прокуроры урынбасары.
2014―2016 елларда – Санкт-Петербургның Курорт районы прокуроры урынбасары.
2017 елның августыннан октябрьгә кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге башлыгы.
2017 елдан 2022 елга кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы.
2022 елның декабреннән 2023 елның сентябренә кадәр ― Санкт-Петербург прокуроры урынбасары. Аның бурычларына федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе, шулай ук гражданлык һәм арбитраж процессында прокурорларның катнашуын тәэмин итү кергән.
2023 елның сентябреннән ― Татарстан Республикасы прокуроры[7]. 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан прокуроры гомуми шартларда һәм региональ хакимият органнары катнашуыннан башка билгеләнә [8].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Исемле корал белән бүләкләнгән.
- «Советлар Союзы флоты адмиралы С. Г. Горшков» медале
- Россия Федерациясе Генераль прокуроры грамотасы [9]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads