Валерий Майстренко

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Валерий Майстренко (8 сентябрь  1947 ел) — галим-химик, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2006), химия фәннәре докторы (1990), профессор (1992), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001).

Кыска фактлар Валерий Майстренко, Туган ...
Remove ads

Биография

Валерий Николаевич Майстренко[3] 1947 елның 8 сентябрендә БАССРның Кырмыскалы районы Новиковка авылында туа.

1970 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

1975-1996 елларда — БДУ-ның химия факультетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире, декан. 1996 елдан — Башкортстан Республикасы Яшәеш хәвефсезлеге гыйльми-тикшеренү институты директоры; Сорос профессоры; Россиянең үтә сәләтле галимнәренә бирелә торган Президент стипендиясе стипендиаты. Тирә-як мохитнең пычрануы буенча Сорос фонды эксперты. 1996 елдан — Башкортстан Республикасы Яшәеш хәвефсезлеге гыйльми-тикшеренү институты директоры.

Майстренконың гыйльми эшчәнлек даирәсе: аналитик экология. Ул табигать һәм сәнәгать объектларында токсик металларны, диоксиннарны һәм башка органик берләшмәләрне; табигый мохитләрдә югары нәтиҗәле электрохимик берләшмәләрне билгеләү ысулларын эшләгән; хлорорганик синтез территорияләренең һәм предприятиеләренең диоксиннар белән пычрануына бәяләү үткәргән һәм аларның тирә-як мохиткә таралуын киметү буенча технологик чишелешләр эшләгән; федерация субъекты территориясендә табигать һәм техноген һәлакәтләр хәвефе күләме буенча районнарга бүлү үткәргән.

Валерий Николаевич Россия Фәннәр академиясе Урал бүлекчәсенең Аналитик химия буенча гыйльми советына, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигатьне файдалану буенча гыйльми советына[4], республиканың «Диоксин», «Башкортстан экологиясе», «Гадәттән тыш хәлләрнең элемтәләрен искәртү һәм бетерү» программаларына җитәкчелек итә.  «Башкирский экологический хәбәрче» журналының баш мөхәррире (1998 елдан).

В. Н. Майстренконың укучылары арасында 2 фән докторы һәм 17 фән кандидаты бар.

Remove ads

Хезмәтләре

Майстренко Валерий Николаевич — 300-дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 7 монография, 12 патент һәм авторлык танытмасы авторы.

  • Основы современного электрохимического анализа. — М.: Мир, 2003 (автордаш).
  • Эколого-аналитический мониторинг стойких органических загрязнителей. — М.: БИНОМ, 2004(автордаш).
  • Модифицированные электроды для вольтамперометрии в химии, биологии и медицине. — М.: БИНОМ, 2009.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001).

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads