Варвара Степанова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Варва́ра Фёдор кызы Степа́нова (9 (21) октябрь 1894, Ковно[14][15] - 20 май 1958, Мәскәү) - совет рәссамы-авангардист, конструктивизм вәкиле, дизайнер һәм шагыйрь,Александр Родченкоңын хатыны һәм көрәштәше. Шулай ук Варст тәхәллүсе астында да эшләгән.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1910-1914 елда Казан сынлы сәнгать училещесындә укыган, анда Александр Родченко белән танышкан.[16] училещесыне тәмамламыйча, Мәскәүгә күчкән.
1915-1917 елларда Константин Юон студиясендә шөгыльләнә.
1921 елда «5 × 5 = 25» конструктивистлар күргәзмәсендә катнашкан. 1919-1922 елларда Наркомпросның сынлы сәнгать эшләре буенча Коллегиядә эшли, 1920-1923 елларда Нәфис мәдәният институты белән хезмәттәшлек итә, 1920-1925 елларда Н. К. Крупская исемендәге коммунистик тәрбия академиясенең «ИЗО» студиясендә укыткан, ә 1924-1925 елларда - Югары сәнгать-техник остаханәләрдә. 1924-1925 елларда Беренче ситсынабив фабрикасы белән дизайнер сыйфатында хезмәттәшлек иткән.
Китаплар иллюстрациясендә («Глы-глы» Алексей Кручёных, 1919), театр өчен декорацияләр бизәүдә («Смерть Тарелкина» Всеволод Мейерхольд, 1922) һәм кино («Отрыв», 1926), агитация-сәяси альбомнар булдыруда катнашкан.
Журналларда «Кинофот» (1922), «ЛЕФ», «Яңа ЛЕФ» (1923-1927), «Совет киносы», «Заманча архитектура», «Смена», «Книга и революция» һ.б. (1926-1932), «Совет хатын-кызы» (1945-1946) сәнгать редакторы булып эшләгән, 1933-1934 елларда Партиздатта әдәби редактор булып эшләгән. "Заманча архитекторлар берләшмәсе" әгъзасы булган (ОСА).
1925 елда А. М. Родченко белән берлектә Моссельпром йорты панносын рәсмиләштергән.
1957 елда Степанова үлемнән соң беренче шәхси Родченко эшләре күргәзмәсен оештырган.[16]
Ире белән Яңа Дон зиратында җирләнган.
Remove ads
Күргәзмәләрдә катнашу
Авангард чорына кадәр
- 1915 — " Рәссамнар-декораторлар яралылар файдасына». Лемерсье галереясе, Мәскәү-рәссам декоратив панноларның ике эскизын тәкъдим итә.
Авангардчылар күргәзмәсе
- 1918-Рәссамнар һөнәр берлегенең 1 нче күргәзмәсе, Мәскәү.
- 1918-5 нче Дәүләт күргәзмәсе. Сынлы сәнгать музее, Мәскәү.
- 1919-10 нчы «предметсыз иҗат һәм супрематизм» дәүләт күргәзмәсе, Мәскәү.
- 1920-XIX Дәүләт күргәзмәсе. Б. Дмитровсктагы күргәзмәләр залы, 11, Мәскәү.
- 1921 — «5 × 5 = 25», Мәскәү.1957 елда Степанова беренче шәхси үлемнән соң Родченко эшләре күргәзмәсен оештыра.
Remove ads
Истәлек
- Варвара Степанова хөрмәтенә Мәскәүдә урам аталган.
Әдәбият
Китаплар
- Лаврентьев А. Н. Варвара Степанова. — М.: Фонд «Русский авангард», 2009. — 252 с. — (Творцы авангарда). — ISBN 978-5-91566-007-5.
- Варвара Степанова: Фактура [предисл. Н. Курчановой] // Формальный метод : Антология русского модернизма. Том 2: Материалы / сост. С. Ушакин. — Москва ; Екатеринбург : Кабинетный учёный, 2016. С. 819—913
Мәкаләләр
- Лаврентьев А. Н. Пародия и юмор в работах Степановой // «Амазонки авангарда» / Ответственный редактор Г. Ф. Коваленко; Государственный институт искусствознания Министерства культуры Российской Федерации. — М.: Наука, 2004. — С. 216—225. — ISBN 5-02-010251-2.
- Родченко Варвара. О Варваре Степановой, её друзьях и жизни // «Амазонки авангарда» / Ответственный редактор Г. Ф. Коваленко; Государственный институт искусствознания Министерства культуры Российской Федерации. — М.: Наука, 2004. — С. 226—232. — ISBN 5-02-010251-2.
- Пивоварова Наталия Алексеевна. Синтез вербальных и визуальных средств в формальной композиции (на примере цветописной графики В. Ф. Степановой) // Манускрипт. 2018. №8 (94).
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads