Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты факультеты From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе — Казан (Идел буе) федераль университетының татарча филология бүлеге (факультеты). Казан дәүләт университетына 2011 елда кушылган Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты нигезендә барлыкка килә.
Remove ads
Эшчәнлеге
Фәнни-белем бирү үзәге «татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнү, саклау, пропагандалау һәм үстерү белән шөгыльлән[ә]».[1]
Урнашуы һәм җитәкчелеге
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты нигезендә эшли. Гамәлдәге җитәкчесе - декан, доцент, педагогика фәннәре кандидаты Рамил Мирзаһитов.[2]
Юнәлешләр, белгечлекләр, формат
Уку-укыту процессының төп характеристикалары:[3]
- бакалавриат һәм магистратура
- көндезге уку формасы, читтән торып уку, көндезге-читтән
- филология, педагогик белем бирү, татар теле һәм әдәбияты, чит телләр, математика, физика, информатика, музыка, дизайн, һөнәри белем бирү.
Кафедралар
Уку йортында эшләүче укытучылар һәм укытылган дисциплиналар түбәндәге структура нигезендә бүленә:[4]
- Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы
- Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы
- Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы
- Татар теле белеме кафедрасы
- Татар әдәбияты кафедрасы
- Татаристика и сәнгать белеме кафедрасы
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

