Гази Касыйм паша мәчете

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гази Касыйм паша мәчетеmap
Remove ads

Гази Касыйм паша мәчете (маҗар. Gázi Kászim pasa dzsámija, төр. Gazi Kasım Paşa Camii) — Маҗарстанның Печ шәһәрендә урнашкан элекке ислам гыйбадәтханәсе (мәчет) бинасы. Гази Касыйм паша тарафыннан 1543 һәм 1546 еллар арасында төзелгән. Элекке мәчет бинасы шәһәр үзәгендәге мәйданда (Széchenyi István tér) урнашкан, ул — шәһәр символларының берсе. Маҗарстанда Госманлы архитектурасы үзенчәлекләре сакланган иң эре корылма. Хәзер бу бина Рим католик чиркәве буларак эшли.

Кыска фактлар
Remove ads

Тарих

Озынлыгы һәм киңлеге йөзәр адым булган хәзерге бина Гази Касыйм паша тарафыннан 1543 һәм 1546 еллар арасында элекке Изге Варфоломей чиркәве урынында төзелгән[1].

1660-елларда танылган төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләби(рус.) мәчет турында язган.

1702 елда маҗар гаскәриләре шәһәрне яулап алгач, мәчет Рим католик чиркәве итеп үзгәртелә. Мәчетнең тышкы кыяфәте барокко һәм рококо стилендәге архитектура буенча үзгәртеп корыла һәм чиркәүгә охшап кала. Төньяк өлешендә часовня, башня, ризница һәм склеп, көньяк өлешендә портиклы керү юлы төзелә.

1766 елда манарасы чиркәү хуҗалары булган иезуитлар ордены тарафыннан җимертелә. Шулай ук хатын-кызлар өчен галерея (балкон) да җимертелгән.

1773 елда иезуитлар ордены таркала. Чиркәү казна милке була, ә 1780 елда шәһәр милкенә күчә.

XVIII һәм XX гасырлар арасында бинага берничә үзгәреш кертелгән. Беренче төзелештән бары тик громада (гөмбәз белән капланган сигез кырлы барабан) гына калган.

Ике рәт итеп дугалы (áркалы) төрек тәрәзәләре урнаштырылган. Бина чиркәү буларак файдаланылганга күрә, бу тәрәзәләргә дә үзгәрешләр кертелгән.

Чиркәү интерьерының гипс өлешләрендә гарәпчә Коръән язулары сакланган.

16 метр диаметрлы гөмбәзе Печның үзәк мәйданындагы Трансильвания воеводасы Янош Хуньяди(рус.) һәйкәленә карап тора.

Remove ads

Галерея

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads