Дмитрий Рогачёв

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Дмитри Рогачов (рус. Дмитрий Дмитриевич Рогачёв, 20 сентябрь (2 октябрь) 1895, Жуков (шәһәр), Калуга губернасы, Россия империясе1 июнь 1963(1963-06-01) (67 яшь), Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — СССР гаскәрбашы, контр-адмирал (1941), Амур (1939), Пинск (1940-1942) һәм Идел (1942-1943) хәрби флотилияләре командиры.

Кыска фактлар Дмитрий Рогачёв, Туган ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Яшьлек еллары

1895 елда Малоярославец өязе Угодско-Заводск вулысының Зур Росляковка авылында[1] ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1908 елда Угодско-Заводск земство башлангыч училищесын тәмамлый (алпавыт исәбеннән укый) һәм шул ук елда Мәскәүгә җибәрелә, шунда олы абыйсы ярдәме белән Лившиц заводына слесарь-электрик өйрәнчеге булып эшкә керә һәм 1913 елга кадәр эшли. 1913 елның язында Царицындагы яңа төзелгән туп заводына хезмәткә җибәрелә, шунда 1915 елга кадәр слесарь-электрик һәм электромонтер булып эшли.

1915 елның маенда вакытыннан алда хәрби хезмәткә чакырыла һәм флотка билгеләнә. Хәрби хезмәтне Балтыйк диңгезендә “Слава” линкорында рулевой булып башлый. Октябрь революциясе чорында Гардемарина класслары казармаларын алуда, Нева күперләрен һәм Таврия сараен саклауда, Гатчина һәм Царское Село янындагы сугышларда катнаша.

Флотта хезмәт итү

Гражданнар сугышында катнаша. 1918 елда Кубаньда (Старовеличковская станицасы штабы) отряд командиры булып хезмәт итә. Соңрак  Байкал күлендә - Себер хәрби флотилиясе отряды начальнигы ярдәмчесе, соңрак Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Көнчыгыш фронты элемтә хезмәте начальнигы вазифасын били. 1921 елда монитор командиры, соңрак дивизион командиры һәм мониторлар бригадасы командиры һәм комиссары була.

1924 елда Рогачев М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби-диңгез училищесын тәмамлый.

1938 елның маенда Амур флотилиясе командущие урынбасары итеп билгеләнә. Аннары 1940 елда Пинск хәрби флотилиясе командущие була, Бөек Ватан сугышы башында шушы флотилия составында сугыша. 1941 елның 21 маенда аңа контр-адмирал дигән хәрби дәрәҗә бирелә. 1941 елның 16 сентябрендә вермахтның[2] 29 армия корпусы Киев ныгытма районын икенче кат штурмлаган вакытта Киевта була, шул вакытта, Киев камалышын кысрыклый барып, флотилия корабльләре Днепр һәм Десна буйлап чигенәләр. 18 сентябрьдә флотилия штабы бинасында (хәзер бу Киев-Могилянск академиясенең төп корпусы) артиллерия утына эләгә һәм җилкәсе яралана. Бу яралану Рогачевның гомерен саклап кала. Контр-адмиралны камалыштан иң соңгы моментта самолетта алып китәләр.

1942 елның февралендә Идел буе хәрби флотилиясе командущие итеп билгеләнә. Идел буйлап люфтваффе җитәкчелегендә немецларның мина китерүләре аркасында, нефть ташучы суднолар югалтуга дучар булу сәбәпле, Идел буе хәрби флотилиясенә җитәкчелек итүдән азат ителә. 1943 елның июленнән Хәрби диңгез флоты корабльләрен төзү отряды белән җитәкчелек итә һәм Горький шәһәре өлкән диңгез начальнигы вазифасын били. 1944-1946 елларда Днепр флотилиясенең Киев хәрби-диңгез базасы командиры була.[3] Бөек Ватан сугышында контр-адмирал Рогачев җитәкчелек иткән Идел буе флотилиясе Сталинградны саклауда мөһим роль уйный.

Сугыштан соң Дмитрий Дмитриевич – өйрәнү отряды,  соңрак Яшел Үзән шәһәрендә корабльләр төзи торган отряд һәм  бригада командиры вазифаларын били.

Отставкада

1956 елда авыру сәбәпле отставкага китә һәм алдагы гомерен җәмәгать эшләренә багышлый. Ул шәһәр советының алыштыргысыз депутаты була. Аның энергиясе һәрнәрсәгә – йомыш белән килгән кешеләргә ярдәм итәргә дә, шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итәргә дә, ишегалдындагы малайлар һәм мәктәп укучылары белән дуслыкка да  җитә.

1963 елның 1 июнендә вафат була һәм Яшел Үзән шәһәрендә җирләнә.

Remove ads

Бүләкләре

Әдәбият

  • Огарков Н.В. Рогачев Дмитрий Дмитриевич// Советская военная энциклопедия. - М.: Воениздат, 1979. – Т.7 – с.34 – с.87 – 106000 экз.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads