Игнатий Крачковский
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Игнатий Крачковский, бел. Ігнацій Юльянавіч Крачкоўскі, рус. Игнатий Юлианович Крачковский — шәркыять галиме, совет гарәпне өйрәнү фәненә (арабистика) нигез салучы, Россия фәннәр академиясе (1925 елдан ССРБ ФА) академигы (1921), Санкт-Петербург университеты профессоры (1918), филология фәннәре докторы. Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүче (1963).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

И.Ю. Крачковский тәрҗемәсе. 1963
1883 елның 16 мартында Вильна (хәзерге Вилнүс) шәһәрендә укытучылар семинариясе директоры гаиләсендә туган. Кечкенәдән үк көнчыгыш телләре белән кызыксына башлый. Петербург университеты көнчыгыш телләре факультетының гарәп-фарсы-төрек-татар курсларын тәмамлый (1905). Фәләстыйн правослау император җәмгыяте эшчәнлегендә катнаша.
Хезмәт юлы
- 1908-1910 Якын Көнчыгыш илләрендә (Фәләстыйн, Сүрия, Ливан, Мисыр) гыйльми сәяхәттә була. Дәмәшкъта Антиохия патриархаты китапханәсенең кулъязмалар тупланмасын тикшерә (1913 елда 44 кулъязманы Петербургның Азия музеена тапшыра).
- 1910 елдан Санкт-Петербург император университеты (1918 елдан Беренче Петроград дәүләт университеты, 1924 елдан Ленинград дәүләт университеты) приват-доценты (1918 елдан профессоры). Гарәп шигърияте, христиан гарәп язуы һәм хәзерге заман гарәп әдәбияты курсларын укыта.
- ССРБ ФА Көнчыгыш институты (1950 елдан Көнчыгыш кулъязмалары бүлекчәсе (Ленинград) гыйльми хезмәткәре.
- 1938-1945 Россия география җәмгыте вице-президенты.
- ССРБ һәм чит ил (Бөекбритания, Ирландия, Алмания, Сүрия, Польша, Иран, Һолландия) уку йортлары, академияләре, көнчыгышны өйрәнү җәмгыятьләренең шәрәфле профессоры, гыйльми шурасы әгъзасы булып сайлана.
Remove ads
Фәнни эшчәнлеге
- Яңа гарәп әдәбияты һәм гарәп мәдәнияте буенча фәнни тикшеренүләре ССРБ һәм чит илләрдә (Европа, Гарәбстан) әлеге өлкәдә гыйльми тикшеренүләр башлауга этәргеч була.
- 450 дән артык нәшер ителгән хезмәте бар.
- Рус теленә Коръәнне тәрҗемә итә (беренче басмасы – 1963, икенче басмасы - 1986).
- «Мең дә бер кичә»нең 1929-1938 елларда нәшер ителгән рус телендәге беренче тулы басмасының мөхәррире була (тәрҗемәче М.Салье, М. Горький кереш сүзе белән)[1].
- 1963 «Гарәпләрдә география әдәбияты» хезмәтен Гарәп илләре лигасы нәшер итә.
Китаплары
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1951 Сталин премиясе – «Гарәп кулъязмаларын өйрәнгәндә» (Над арабскими рукописями) китабы (1945) өчен.
- Ленин ордены
- Ленин ордены
Кызыклы факт
1927-1928 елларда Муса Бигиев күп тапкыр И.Ю. Крачковскийга Ленинград университетында гарәп, фарсы һәм төрки телләрне укыту өчен урын бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә.
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.
Әдәбият
- Игнатий Юлианович Крачковский. М.-Л., 1949.
- Беляев В. И., Винников И. Н. Памяти акад. И. Ю. Крачковского. Китапта: Палестинский сборник, 1(63), 1954.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
