Игорь Стрелков
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Игорь Иван улы Стрелков (чын исеме Игорь Всеволод улы Гиркин, рус. Игорь Иванович Стрелков/Игорь Всеволодович Гиркин) — Донецк Халык Җөмһүрияте лидерларының берсе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәл
Мәскәүдә хәрбиләр гаиләсендә туган.
1989 елда хәрби торгызу белән кызыксына башлый.[1] 1993 елда Мәскәү дәүләт тарих-архив институтын тәмамлый һәм хәрби хезмәткә китә. Вакытлы хезмәтне тәмамлагач, контракт буенча баштан мотоукчылар бригадасында, соңрак — хәрби күзәтүче сыйфатында хемзәт итәргә калган.[2]
1992 елның июнь-июлендә Стрелков Днестр буенда, 1992 елның ноябреннән 1993 елның мартгача — Босиниядә үткән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 1995—2005 елларда Чичәнстанда хезмәт иткән.
«Би-би-си» мәгълүматы буенча Стрелковның соңгы хезмәт урыны — РФ ФИХ «икенче хезмәтенең» халыкара террорчылык белән көрәшү идарәсе.[3]
Украинада эшчәнлек
2014 елның гыйнварында ул «сихерче бүләкләре» дигән изге әйберләрне саклау өчен Рус праваслау чиркәве делегациясе составында Кивека килә, шунда ул Евромәйданга да барган.[4]
Кырым кризисы вакытында Стрелков — Кырым Мохтар Җөмһүрияте премьер-министрының көч мәсьәләләре буенча киңәшчесе.
Украина иминлеге хезмәте мәгълүматы буенча, Стрелков 8 апрелендә Керич бугазын кичеп, Дондагы Ростовга бара, ә 12 апрельдә «Украинаның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә яшерен агрессия планын тормышка ашыру өчен» Украина чиген яңадан үтеп чыккан.[5]
2014 ел ның 16 маеннан — үзләре тарафыннан игълан ителгән Донецк Халык Җөмһүрияте саклану министры.[6] 18 августтан отставкага чыккан.[7]
Украин хакимиятләре тарафыннан җинаятьчел эзәрлекләү
Стрелковга каршы Украинада «аңлы рәвештә эшләнгән үтерүне оештыру, Украинаның суверенлыгы, территориаль бөтенлеге һәм кагылгысызлыгына зыян китерелгән гамәлләр, диверсион-җимерү эшчәнлекне башкару һәм шулай ук Украина территориясендә массакүләм тәртипсезлекләр оештыру» фактлары буенча җинаятҗчел эшләре башкарылган.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads