Исмай Шәмсетдинов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Исмай Шәмсетдинов, Исмәгыйль Гайнетдин улы Шәмсетдинов[1] (29 сентябрь, 1910, Надеждинск, Пермь губернасы – 8 июнь, 1982) – Бөек Ватан сугышында катнашкан көйязар, музыкаль мөхәррир, тавыш режиссёры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966), ТАССРның халык артисты (1981).
Remove ads
Тормыш юлы
1910 елның 29 сентябрендә Пермь губернасының Надеждинск шәһәрендә (хәзерге — Серов) эшче гаиләсендә дөньяга килә.
Татар һәм рус мәктәпләрендә белем алып, 16 яшьтән заводка кара эшче булып керә. Фабрика-завод мәктәбен тәмамлап (ФЗО), заводның металлопрокат цехында эшли.
1930 елның башында Казанга килә. 1930-35 елларда машина йөртүче курсларын бетереп шофер булып эшли. 1935-36 елларда Радиокомитет каршындагы радиотөендә һәвәскәр сәнгать үзешчәнлеге белән җитәкчелек итә. 1936 елда Казан музыка училищесына Юрий Виноградов классына керә һәм 1940 елда бетерә.
1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елда Ленинград фронта хезмәт иткән вакытта аяк бармакларын өшетә һәм югалтырга мәҗбүр була[2]. Госпитальдән чыгу белән Сталинград фронтына шофер буларак җибәрелә[2]. Санитарлар машинасын йөртә. 1945 елда Берлинга җитеп, җиңүче рәтләрендә Казанга кайта.
1948 елда Нәҗип Җиһанов киңәше буенча, милли кадрлар кирәклеге сәбәпле Казан дәүләт консерваториясенә керә, 1952 елда — аны бетерә.
1952-71 елларда — Татар радиосында башта музыкаль мөхәррир, аннары тавыш режиссёры вазифаларын башкара.
1982 елның 8 июнендә вафат була.[3]
Remove ads
Иҗаты
Композиторның әсәрләре даими рәвештә «Татарстан» радиосы буенча тапшырыла.
Уен кораллары өчен музыка:
- Студентлар маршы
- Ария (халык музыка уен кораллары оркестры өчен)
- Баллада (труба һәм фортепиано)
- Ак каен (джаз оркестры өчен)
Җырлар һәм романслар:
- Язлар җитсә (Ләбиб Айтуганов сүзләре)
- Йөр син безнең урамнарда (Зиннәт Вәли сүзләре)
- Биләр яшьләре җыры (Алмаз Әхмәтов сүзләре)
- Көтүче белән сыер савучы (Алмаз Әхмәтов сүзләре)
- Таң егете (Алмаз Әхмәтов сүзләре)
- Өмет (Барлас Камалов сүзләре)
- Чайкала иген кырлары (Галимҗан Латыйп сүзләре)
- Мәңге яшь кала (Зәки Нури сүзләре)
- Онытылмассың, солдат! (Әхмәт Ерикәй сүзләре)
- Гадиләр (Рамазан Байтимеров сүзләре)
- Онытмабыз
- Без — Октябрь уллары (Ләбиб Айтуганов сүзләре)
- Совет иле — туган йортыбыз (Кави Нәҗми сүзләре)
- Чыршы (Габдулла Тукай сүзләре)
- Бишек җыры (Габдулла Тукай сүзләре)
- Чын йөрәктән (Сибгат Хәким сүзләре)
- Сезгә, дуслар (Мөхәммәт Садри сүзләре)
- И, Казаным, кердең йөрәгемә (Шамил Маннапов сүзләре)
- Кызарып кояш баткан чакта (Мәхмүд Максуд сүзләре)
- Идел ярларында (Марс Шабаев сүзләре)
Татар халык җырларының эшкәртелмәләре
Нота җыентыклары:
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads