Калининград өлкәсе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Калининград өлкәсе
Remove ads

Калинингра́д өлкәсе́ ( 1946 елның 7 апреленнән алып 4 июленә кадәр — Көнигсберг өлкәсе) – Россия Федерациясенең Үзәк Европа өлеше субъекты.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Калининград өлкәсе Россиянең аның башка территориясеннән тулысынча аерылган иң көнбатыш төбәге булып тора. Өлкәдә 941,8 мең кеше яши, шул исәптән шәһәрләр халкы аларның 80 процентын тәшкил итә. Өлкә үзәге – Калининград (Көнигсберг) шәһәрендә 421,1 мең кеше яши. 1996 елда Калининград өлкәсенә аерым икътисади зона статусы бирелде. Өлкә икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә.

Remove ads

География

Калининград өлкәсе Балтыйк диңгезе көньяк-көнчыгыш яр буеның бер өлешен били. Көньякта Польша белән чиктәш. Рельеф — бераз күтәрелгән түбәнлек, көньяк-көнчыгышта Балтыйк тезмәсе бар. Яр буе комлы пляжлардан гыйбарәт. Төньякта Калининград өлкәсе территориясенең бер өлеше диңгез дәрәҗәсеннән түбәнрәк ята.

Файдалы казылмаларда таш тоз, көрән күмер, балчык, төзелеш комнары, нефть, торф бар.

Климат — диңгез климаты белән уртача континенталь арасында. Гыйнварның уртача температурасы —3°…—5°С, июльнеке 15…17°. Еллык явым төшмнәр саны 700 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 155—180 көн. Территориясенең 12% эчке сулар алып тора.

Эре елгалар: Неман вә Преголя. Йөздән артык күл бар. Өлкә территориясенең 7% баткаклы. Туфраклары көлсу һәм кәсле-көлсу.

Remove ads

Халык

Торак пунктлар

Калининград448 548[7]
Совеск41 630[7]
Черняховск37 948[7]
Балтийск32 922[7]
Гусев28 508[7]
Светлый21 790[7]
Гурьевск13 628[7]
Зеленоградск13 592[7]
Гвардейск13 514[7]
Пионерский11 633[7]
Светлогорск11 522[7]
Неман11 492[7]
Мамоново8105[7]
Полесск7291[7]
Багратионовск6229[7]
Янтарный5550[7]

Административ бүленеш

Шәһәр округләре

Подробнее №, Шәһәр округы ...

Районнар

Thumb
Подробнее №, Район ...

Икътисад

Балык, машина төзелеше, ягулык, целлюлоза-кәгазь, азык-төлек тармаклары сәнәгатьнең төп тармаклары булып тора. Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең күпчелеге Калининградта тупланган, алар суднолар, вагоннар, краннар, яктылык техникасы җиһазлары, катлаулы технология җиһазлары эшләп чыгара. Күрше дәүләтләр, Польша, Алмания һәм Литва төп тышкы сәүдә партнерлары булып тора.[9]

Туризм

  • 2016 елда РФ да бердәнбер пляж — Калиниград өлкәсенең Янтарный бистәсе пляжы халыкара стандартларга җавап биргән һәм халыкара бүләккә — Зәңгәр байракка лаек булган[10][11].
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads