Калининград
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Калинингра́д (1255 елга кадәр — Твангсте; 1946 елга кадәр — Көнигсберг, рус. Калининград; пол. Królewiec, литв. Karaliaučius) — Россия шәһәре, Калиниград өлкәсенең административ үзәге. Илнең иң көнбатыш өлкә үзәге.
Преголя елгасының Калининград култыгына кою урынында урнашкан. 2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 431 902 кеше яши.[16]
Калининград — халык саны буенча Төньяк-Көнбатыш федераль бүлгенең икенче (беренче — Петербург), Балтыйк буе төбәгендә өченче (Рига һәм Вилнүстән калыша). Эре транспорт төене: тимер юл һәм шоссе юллары; диңгез һәм елга портлары; «Храброво» халыкара аэропорты. Калиниградта Россия ХДФның Балтыйк флоты штабы урнашкан.
Эре машиналар төзү үзәге, металлурия, җиңел, полиграфия сәнәгатьләре дә үсеш алганнар.
Remove ads
Халык
1890[17] | 1925[17] | 1931[18] | 1939[19] | 1959[20] | 1970[21] | 1979[22] | 1989[23] | 2002[24] | 2010[25] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
161 166 | 279 926 | 315 794 | 360 577 | 203 570 | 296 962 | 354 788 | 401 280 | 430 003 | 431 902 |
Милләтләр (2010): урыслар — 87,4%, украиннар — 4,1%, белоруслар — 3,8%.
Административ бүленеш
Калининград шәһәре 3 районга бүленә:
- Ленинград районы
- Совет районы
- Үзәк районы
Кызыклы факт
1938—1996 елларда Калининград исемен шулай ук Мәскәү өлкәсендәге Королёв шәһәре йөрткән.
Танылган шәхесләр
- Лада Дэнс (1966), җырчы.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads