Кирсти Ковентри

Зимбабве йөзүчесе, ХОК президенты (2025 елдан) From Wikipedia, the free encyclopedia

Кирсти Ковентри
Remove ads

Кирсти Ковентри, Кирсти Ли Ковентри Сьюард (ингл. Kirsty Leigh Coventry Seward; 1983 елның 16 сентябре, Зимбабве, Хараре[d]) ― спорт функционеры, Халыкара олимпия хәрәкәте эшлеклесе (2013 елдан ХОК әгъзасы), 2025 елның 23 июненнән ХОК[d] президенты.
Зимбабве йөзүчесе һәм сәясәтчесе, ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, җиде тапкыр дөнья чемпионы, 14 тапкыр Африка уеннары җиңүчесе, күп тапкыр дөнья рекордчысы. Зимбабве тарихында иң титуллы спортчы.

Кыска фактлар Кирсти Ковентри, Халыкара олимпия комитеты[d] президенты ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1983 елның 16 сентябрендә Зимбабве башкаласы Хараре[d] (1982 елга кадәр Солсбери) шәһәрендә туган. Әти-әнисе ― Роб Ковентри һәм Линн Ковентри. 1999 елда Хараредагы Доминикан монастыре каршындагы урта мәктәпне тәмамлаган. Балачактан ук йөзүдә сәләте күренә, бу аңа спорт карьерасын туган иленнән читтә дәвам итәргә мөмкинлек бирә[1].

Алабамадагы Оберн шәһәрендә яшәгән, җирле университетта укыган һәм университет ярышларында катнашкан[2]. 2004 елда Афинада узган Җәйге Олимпия уеннарында өч олимпия медале: алтын, көмеш һәм бронза, 2008 елда Пекинда узган Җәйге Олимпия уеннарында — дүрт: алтын һәм өч көмеш медаль яулаган[3]. Соңыннан Зимбабве Олимпия комитеты рәисе Пол Чингока Кирсти Ковентрины «безнең милли байлыгыбыз» дип[2], Зимбабве президенты (1987―2017) Роберт Мугабе[d] ― «алтын кыз» дип атаган һәм шәхсән 2008 елгы Олимпиадада чыгыш ясаган өчен 100 000 АКШ доллары белән бүләкләгән[4][5][6].

2016 елда Кирсти Ковентри үзенең бишенче олимпиадасыннан соң йөзү буенча карьерасын тәмамлаган; ул Олимпия уеннары тарихында хатын-кызлар йөзүендә иң күп индивидуаль медальләр яулаган. Ковентри 2013 елдан Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) әгъзасы булып тора, 2018 ел башында бөтен дөньяда Олимпия спортчыларын тәкъдим итүче орган ― Халыкара Олимпия комитеты атлетлары комиссиясе рәисе булган.

2025 елдан Халыкара Олимпия комитеты президенты ― Ковентри тарихта бу вазыйфага сайланган беренче хатын-кыз һәм Африканың беренче вәкиле булган[7][8]. 2018 елның сентябреннән Зимбабве Министрлар Кабинетында Яшьләр, спорт, мәдәният һәм ял министры вазыйфасын биләгән.

Remove ads

Олимпиадаларда чыгышлары

Подробнее Олимпиада, Ярыш төре ...
Remove ads

ХОК президенты

2025 елның 20 мартында Халыкара Олимпия комитетының яңа (унынчы) президенты итеп сайлана, вәкаләтләре срогы сигез ел. Аның өчен Халыкара Олимпия комитетының 97 әгъзасыннан 49ы тавыш биргән. Шул рәвешле ул ХОК президенты постында беренче хатын-кыз һәм Африканың беренче вәкиле булган[9][10]. Президент вәкаләтләрен аңа 2013 елдан бирле бу вазыйфаны биләгән Томас Бах тапшыра[8].

Шәхси тормышы

Ире Тайрон Сьюард (Tyrone Seward), аның менеджеры. 2013 елның 10 августында өйләнешкәннәр. Ике балалары бар: беренчесе Элла (2019)[11].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads