Кызыл Армия районы (ТАССР)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кызыл Армия районы (рус. Кзыл-Армейский район) — 1935 елдан 1958 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Чистайдан Көньяк-Көнчыгышка 25 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Каргалы авылы.
Remove ads
Тарих
Кызыл Армия районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Караглы вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Чистай кантоны Караглы вулысында, ә 1930-1935 елларда Чистай районында урнашкан.
1935 елның 10 февралендә Чистай районыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.
1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.
1958 елның 23 маенда Кызыл Армия районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Яңа Чишмә һәм Чистай районнарына тапшырыла.[2]
Remove ads
Административ бүленеш
1948 елның 1 гыйнварына районда 19 авыл советы булган: Әҗәү, Акбулат, Васильев, Изгар, Исләй, Ишәле, Каргалы, Михайловка, Чаллы Башы, Рус Ялтаны, Иске Роман, Татар-Алкины, Татар Ялтаны, Татар Сарсазы, Федоров, Чытырчы, Чуаш Ялтаны, Чуаш Чабаксары һәм Шыкмай. Район мәйданы 670 км² тәкил иткән.[2]
Халык
1939 елда халык саны 20683 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 71,9 %, руслар - 21,6 %, чувашлар - 5,9 %.[1]
Танылган кешеләр
Наил Ахунов - гаскәр командирының беренче урынбасары һәм хәрби совет әгъзасы, генерал-лейтенант, Белорус ССР Югары Советы депутаты.[2]
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
- Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
- РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads