Марсель Шәйдуллин

From Wikipedia, the free encyclopedia

Марсель Шәйдуллин
Remove ads

Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин (1974 елның 4 мае, Нәдер, Әлмәт районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Ютазы муниципаль районы башлыгы (2010—2011) Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы башлыгы (2012 елдан). Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре (2024).

Кыска фактлар Марсель Шәйдуллин, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Марсель Шәйдуллин 1974 елның 4 маенда Татарстан АССРның Әлмәт районы Нәдер авылында туа. Әтисе — Зөфәр Шәйдуллин озак вакытлар республикада иң эре агрохолдингын — Токарликов исемендәге совхозны җитәкләгән[1]. 1996 елда «ветеринария табибы» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый.

1996—1997 елларда — «Васильевская» агрофирмасы ҖЧҖнең ветеринария табибы. 1997 елдан Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы. 1999 елдан 2002 елга кадәр «Чишмә» коммуналь предприятиесе директоры. 2002—2010 елларда — Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. 2010 елда Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2010 елдан 2011 елга кадәр Ютазы муниципаль районы башлыгы. 2011 елның 20 декабрендә Ютазы районы Советы утырышында Марсель Шәйдуллин Ютазы районы башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән ала[2]. Шул ук көнне Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә[3].

2012 елның 19 октябрендә Азнакай халык депутатлары район Советы сессиясе барышында Марсель Шәйдуллин Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы итеп сайлана[4].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads