Муллаяр Сыртланов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сыртланов Муллаяр Исламгәрәй улы (рус. Муллаяр Исламгареевич Сыртланов) — пехота өлкән сержанты. 1923 елда Сыртлан авылында туган. 7 сыйныф укыганнан соң башта авылында, соңыннан Караганда өлкәсендә шахтада эшли. 1943 елда Караганда хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла.

Кыска фактлар Муллаяр Сыртланов, Туган ...
Remove ads

Бүләкләүгә тәкъдим итү шартлары

569 укчылар полкының өлкән сержанты, комсомолец Сыртланов М.И. 1943 елның 23 сентябрендә беренчеләрдән булып Монастырищина районының Зарубинцы авылы янында (Черкассы өлкәсе) Днепр елгасын беренчеләрдән булып кичкән. Бер тәүлек буена үз бүлекчәсе белән өстләренә ут давылы чәчрәткән дошманның һөҗүмнәренә каршылык күрсәтә. Өстәмә ярдәм килгәнче плацдармны саклый, дошманың тере көченә һәм техникасына сизелерлек зыян сала. Муллаяр берүзе дошманның 8 танкын һәм 16 гаскәриен сафтан чыгара.

СССР Югары Шурасы Президиумы 1943 елның 23 октябрь карары белән алман-фашист баскыннары белән бәрелешләрдә командалыкның биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгән өчен һәм бәрелешләрдә күрсәтелгән кыюлык һәм батырлык өчен өлкән сержант Сыртлановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Советлар Союзы герое медале һәм Ленин орденын тапшыру белән.[1]

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads