Караганда

From Wikipedia, the free encyclopedia

Караганда
Remove ads

Караганда (каз. Qarag'andy, Қарағанды) — Казакъстанда урнашкан шәһәр, Караганда өлкәсе үзәге. Казакъстанның сәнәгый, мәдәни һәм фәнни үзәкләренең берсе.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Зурлыгы буенча ул Алматы, Нурсолтан һәм Чимкент шәһәрләреннән соң дүртенче урында.

Унтугызынчы гасырда далада күмер табыла, тора-бара бирегә руслар килеп күмер табу белән шөгыльләнә башлаган, соңыннан аларга француз һәм инглиз эшкуарлары кушылган. Күмер табу киң җәелә башлагач, 1931 елда Караганды эшчеләр бистәсе төзелә.

1934 елның 10 февралендә Караганда шәһәр статусын ала. Биредә казах, рус, татар, украин, алман, кореялы, белорус, әзербайҗан, үзбәк, калмык, чәчән һәм башка милләтләрдән торучы ярты миллион кеше яши.[4]

Җәй эсселеге һәм корылыгы белән аерылып торса, кышкы температура миныс 30 градуска кадәр җитә, көзләр гадәттә бик яңгырлы килә. Вакыт исә Мәскәү вакытыннан ике сәгатькә алда бара.

Караганды шәһәре үзенең шахталары һәм АЛЖИР, Карлаг дигән лагерьлары белән дә мәгълүм. Биредә А. Солженицын, Н.Заболоцкий, Л.Гумилев кебек күренекле шәхесләр тоткынлыкта булган.

Қарағандыда 14 банк жұмыс істейді, олардың қалада 67 бөлімшесі бар.Қарағанды Банктері

Remove ads

Халык

1959[5]1970[6]1979[7]1989[8]1999[9]2009[9]
397 083523 271571 877613 797436 864459 778

Танылган шәхесләр

татарлар

башкалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads