Нәҗип Җиһановның музей-фатиры (Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нәҗип Җиһановның мемориаль музей-фатиры (рус. Музей-квартира Назиба Жиганова) — Казанда 1991 елда нигезләнеп, 2001 елда ачылган музей, Татарстанның милли музее бүлекчәсе.
Remove ads
Тарих
Татарстанның беренче президенты М. Ш. Шәймиевның хәерхаһлыгы белән Казан үзәгендәге 1971 елда төзелгән йортта 1991 елның 30 июлендә нигез салынган[1].
2001 елның 2 мартында музей ачыла. Татар композиторы, ССРБ һәм ТАССР халык артисты, Габдулла Тукай премиясе, ике тапкыр икенче дәрәҗә Сталин һәм ССРБ дәүләт премияләре лауреаты,
Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981) Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (Нәҗип Җиһанов, 1911 — 1988) исемен мәңгеләштерү максатында, гомеренең соңгы 17 елын (1971—1988 елларда) үткәргән фатирда оештырыла. Музей-фатирны оештыруда композиторның тол хатыны, музейның беренче директоры булган Н. И. Җиһанова (1922—2009) зур тырышлык куя. Фатирда композитор яшәгән вакыттагы мөхит сакланган. 8 меңнән артык экспонат, шул исәптән
Н. Җиһановның шәхси әйберләре күрсәтелә.
Атнаның дүшәмбедән кала, башка көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә ачык. Керү түләүле. 15 кешедән артмаган төркемнәр кабул ителә.
Remove ads
Әдәбият
- М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

