Рита Леви-Монтальчини

From Wikipedia, the free encyclopedia

Рита Леви-Монтальчини
Remove ads

Рита Леви-Монтальчини(итал. Rita Levi-Montalcini; 22 апрель 1909 ел — 30 декабрь 2012 ел) — итальян нейробиологы, үсү факторларын, атап әйткәндә NGF-ты ачкан өчен Стэнли Коэн белән бергә физиология һәм медицина буенча 1986 елгы Нобель премиясе лауреаты була. Итальян Республикасының гомерлек сенаторы.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биография

Рита Леви (1930-елларда бөтен бер туганнары белән бергә фамилияларын Леви-Монтальчини дип үзгәртәләр) Туринда яһүди сефардлары гаиләсендә дүртенче бала булып туа (игезәк сыңары Паола белән). Атасы Адамо Леви (1932 елда вафат була) — Казале-Монферратонан чыккан инженер-электрик һәм математик; әнисе Аделе Монтальчини Астидан рәссам була[28].

1936 елда медицина мәктәбен тәмамлагач, Леви-Монтальчини физиолог Джузеппе Левиның (Giuseppe Levi, 1872—1965) ассистенты булып эшкә керә[29], ләкин тиздән, Муссолини хөкүмәте тарафыннан яһүдләргә академик һәм профессиональ карьерларны тыйган антисемит законнар чыгарылгач, эштән чыгарыла. 1943 елда Леви-Монтальчини гаиләсе белән Флоренциягә кача һәм хәрби хәрәкәтләр тәмамлангач кына Туринга кайта.

1946 елдан Сент-Луиста Виктор Хамбургер белән Вашингтон университетында эшли, 1951 елдан шунда ук — ассоциацияләнгән зоология профессоры, 1958 елдан — тулы профессор. 1974 елда Аурупа Молекуляр биология оешмасы әгъзасы була.

Америка сәнгать һәм фән академиясе әгъзасы (1966), Ди Линчеи академиясе әгъзасы, АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы (1968), соңгысының бөтен тарихында унынчы хатын-кыз әгъза була. Динсез булуына карамастан, 1974 елда Папа фәннәр академиясе әгъзасы ителә (беренче хатын-кыз әгъза). Франция Фәннәр академиясенең (1989) һәм Лондон Король җәмгыятенең (1995) чит ил әгъзасы.

Итальян Республикасы Сенатының иң өлкән әгъзасы була, сул-үзәк коалиция яклы була.

Гаиләсе

  • Абыйсы — Джино (Луиджи) Леви-Монтальчини (Gino Levi-Montalcini, 1902-1974), билгеле архитектор.
  • Игезәк сыңары — Паола Леви-Монтальчини (Paola Levi Montalcini, 19092000), рәссам. Тагын бер апасы Нина (Анна) Леви-Монтальчинига (1905-2000) Рита Леви-Монтальчининың "Elogio dell'imperfezione» (2000) дигән автобиографик китабы багышланган.
  • Ике туган сеңлесе — Еуджения Сачердоте де Лустиг (Eugenia Sacerdote de Lustig, 1910-2011), Аргентина медик галиме; Рита Леви-Монтальчини белән Еуджения Сачердоте медицина мәктәбендә бергә укый һәм Турин университетында гистолог Джузеппе Левиның тикшеренүләр алып барган төркеменә бергә кушыла (алардан башка бу төркемдә булачак Нобель премиясе лауреатлары Сальваторе Лурия һәм Ренато Дульбеко да шөгыльләнә)[30][31].
Remove ads

Мактаулы бүләкләре

  • 1963 — Max Weinstein Award, United Cerebral Palsy Association[32]
  • 1969 — Фельтринелли премиясе
  • 1974 — William Thomson Wakeman Award, National Paraplegia Foundation
  • 1981 — Розенстила премиясе
  • 1983 — Луиза Гросс Хорвиц премиясе, Колумбия университеты
  • 1985 — Ральф Джерард премиясе
  • 1986 — фундаменталь медицина тикшеренүләре өчен Альберт Ласкер премиясе
  • 1986 — физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе
  • 2 июнь 1986 — «Итальян Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены командоры[33]
  • 31 октябрь 1986 — Мәктәп белеме бирү, мәдәният һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен алтын медаль[34]
  • 1987 — АКШның Милли фәнни медале
  • 8 гыйнвар 1987 — «Итальян Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденының Зур тәресе[35]
  • 1990 — Фәнни тикшеренүләр буенча югары советның алтын медале
  • 6 июнь 2001 — Фән һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен алтын медаль[36]
  • 2009 — Leonardo da Vinci Award, European Academy of Sciences
  • Мактаулы легион орденының бөек офицеры (Франция)[37].
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads