Торино

From Wikipedia, the free encyclopedia

Торино
Remove ads

Торино (итал. Torino) — Италиянең Пьемонт төбәгендә урнашкан шәһәр.

Кыска фактлар Рәсми исем, Демоним ...

Халык саны — 841,600[19] кеше (1 гыйнвар 2023). Падан тигезлегендә Көнбатыш Альп таулары итәгендә, Дора-Рипария елгасының По елгасына койган урынында урнашкан.

Халык саны буенча Италиянең Рум, Милан һәм Неапольдан соң дүртенче урында тора. 2012 елда 911 мең кеше булган, бистә халкы белән бергә 1,7 миллион кеше исәпләнә.

Бай тарихы һәм мәдәнияте булган шәһәр, үзенең арт-галереялары, сарайлары, театрлары, музейлары, парклары белән билгеле. Шулай ук Торино үзенең барокко, рококо, неоклассицизм, модерн стилендәге архитектурасы белән танылган.

XVI-XVIII гасырларда Савой герцоглыгы (соңрак Сардина кыйраллыгы) башкаласын Шамберидан (хәзерге Франция) Туринга күчерү процесында, сарайларның (Палаццо Мадам), мәйданнарның һәм бакчаларның күпчелек өлеше төзелә.

Италияне берләштерүгә зур өлеш кертүче сәясмәннәр һәм билгеле кешеләрнең (мәсәлән, Камилло Бенс ди Кавур) туган шәһәре булуы аркасында, Ториноны кайчакта «Италия азатлыгының бишеге» дип атыйлар.

Шәһәрдә бик күп университетлар, көллиятләр, академиялар, гимназия һәм лицейлар бар. Алар арасында XV гасырда нигез салынган — Турин университеты.

Туринның иң билгеле истәлекле урыннары булып Мисыр музее һәм шәһәр символы булган Моле Антонеллиана санала.

Шушы һәм башка истәлекле урыннары бөтендөнья туристларын үзенә җәлеп итә, Турин Италиянең кеше иң күп йөргән шәһәрләр унлыгына керә[20].

XIX гасырда кала Европаның мөһим сәяси үзәге булып тора. 1861 елда Турин берләшкән Италиянең беренче башкаласы булу белән беррәттән, Италия кыйраллыгында хакимлек иткән династия — Савой йортының да башкаласы булып тора.

Италияда монархия бетерелгәннән соң, Туринның сәяси әһәмияте кимүенә карамастан, кала Европа һәм Италиянең мөһим сәнәгать, икътисад һәм сәүдә үзәге булып исәпләнә.

Турин — Милан һәм Румнан соң, икътисади күрсәткечләр буенча илдә өченче кала.

Шулай ук Турин Италиянең автомобильләр төзү буенча башкаласы, дип санала. Шәһәрдә FIAT, Lancia, Iveco компанияләренең штаб-фатирлары урнашкан.

Кала христианнарның истәлеге — Турин япмасы белән, шулай ук «Ювентус» һәм «Торино» футбол командалары белән дөньяга билгеле. Турин — 2006 елның Кышкы Олимпия уеннарының башкаласы.

Каланың саклаучысы булып Изге Иоанн Креститель (итал. San Giovanni Battista) санала. Кала бәйрәме көне — 24 июнь.

Remove ads

Сәгать поясы

Халыкара стандарт буенча Торино Үзәк Европа вакыты (Central European Time, CET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +1:00 гә тигез.

Халык[21]

1861 1871 1881 1901 1911 1921 1931 1936 1951 1961 1971 1981 1991 2001 2011
173305210873250655329691415667499823590753629115719300102582211679681117154962507865263872367

Рәсми сайт

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads