Стәрлетамак районы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Стәрлетамак районыmap
Remove ads

Стәрлетамак районы (рус. Стерлитамакский район, чуаш. Çтерлĕ райо́нĕ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Стәрлетамак шәһәрендә.

Кыска фактлар Стәрлетамак районы, Нигезләнү датасы ...

һәм

Remove ads

Географик белешмә

Стәрлетамак районы Чәрмәсән һәм Ашказар елгалары бассейнында урнашкан. Район көнчыгыш якта Агыйдел елгасы белән терәлгән. Районның гомуми мәйданы 2245 км² тәшкил итә.

Чиктәшлек

Подробнее Як, район ...

113 авылны 27 авыл советына берләштерелгән. Иң зур торак урыннары: Наумовка, Олы Куганак, Рощинский авыллары. Стәрлетамак районында руслар, татарлар, чуашлар, башкортлар, мукшылар, украиннар яши. Татарлар руслардан кала халык исәбе буенча икенче урынны били. Иң борынгы татар авыллары – Аллагуат, Бүреказган, Талач, өч Усылы авыллары XVIII гасыр башларында нигезләнгәннәр. Район үзге Стәрлетамак тә 1747 елны шул исемле татар авылыннан башланып киткән. Кечерәк татар авыллары Чуртан, Кырмыскалы, Алатана, Кантюковка, Байрак, Алга. Татарлар күплєп Рощинский, Васильевка, Наумовка, Яңа Отрадовка авылларында да яши. Айгөл, Бигәнәш, Чуаш Куганагы, Карлыкүл (Салават ш. кергән), Матвеевка, Услыбаш, Ишпарс авылларның төп халкы – чуашлар. Башкорт авыллары: Аючы, Күчәрбай, Йөрәктау, Абдрахман, Кунакбай һ.б.

Remove ads

Тарихи белешмә

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән, Стәрлетамак кантонын үзгәртү юлы белән барлыкка килгән.

1781 елдан Стәрлетамак өязе оешкач, район территориясендә 7нче башкорт, 2нче һәм 5нче мишәр кантоннары оештырыла. 1861 ел реформасы буенча Башкотстан җирләренә үзәк губерналардан күпләп күченү күзаллана. 1919 елны Башкортстан автономиясе оешкач, Стәрлетамакта республиканың хөкүмәте урынлаша, ләкин Стәрлетамак районы территориясе Уфа губернасы карамагында кала. 1930-40 елларда нефть ятмалары ачылгач, нефть индустриясе үсә башлый. Стәрлетамак районыда нефтьче бистәләре барлыкка килә, хәзерге Салават (элекке Аллагуат), Ишембай шәһәрләре.

Remove ads

Демографик хәл

Район халкының милли составы

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
руслар 12 893 / 34,2%
татарлар 11 692 / 26.7%8 946 / 26.6%8 138 / 21,59%
башкортлар3 487 / 7.8%4 537 / 13.5%8 141 / 21,59%
чуашлар5 190 / 13,8%
украиннар 1393 / 3,7%
мордвалар962 / 2,6%

Демография

Подробнее 1 гый 2018, 1 гый 2019 ...
Remove ads

Танылган шәхесләр

Remove ads

Матбугат

Район гәзите рус телендә («Сельская новь» 2010 елның 22 август көнендә архивланган.) һәм татарча «Авыл тормышы» дөнья күрә.

Транспорт

Стәрлетамакның барлыкка килүе 1730 елларда УфаЫрынбур юлы ачылу белән бәйле. Юл өстендә бер көнлек юл арада ямнар (станцияләр) урнашканнар. Стәрлетамак һәм Аллагуат исемле авылларга ям хезмәтен үтәү шарты белән татарлар нигез сала. 1766 елны Агыйделдә Стәрлетамак тоз пристане эшли башлый. 1858 елны Уфа белән Стәрле арасында парахут хәрәкәте ачылган.

1934 елны Ишембай нефть ятмаларын хезмәтләндерү өчен УфаСтәрлетамакИшембай (кара Куйбышев тимер юлы) тимер юлы ачыла. 1936 елны пассажир поездлары җибәрелә. 1950 елны Аллагуат – Ермолаево (Күмертау) тармагы хезмәткә тапшырыла. 1981 елны Ырынбур белән туры хәрәкәт ачыла.[20]

Remove ads

Икътисад

Аның биләмәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче 46 предприятие, шул исәптән 24 җитештерү кооперативы, 19 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Мәгариф

2009-10 уку елында район мәктәпләрендә 4149 бала 39 мәктәпкә йөргән. Шулардан татар балалары – 1120 (27%), чуаш балалары – 600 (14,5%), украиннар – 115, 72 – мукшы балалары.

Татар телендә укулар 5 мәктәптә барган, алар 365 баланы колачлаган. Тагын ике мәктәптә 121 бала татар телен һәм әдәбиятен дәрес буларак укыган. Татар телен теге яки бу күләмдә 486 бала өйрәнә ала (43,5%).

Башкорт телендә укыту 2 мәктәптә алып барылган (80 укучы).

Ике мәктәптә чуаш телендә укыту алып барылган (чуаш баласының 29%ы). Тагын бер мәктәптә 65 укучы чуаш телен өйрәнә. 66 укучы украин телен өйрәнә (шул милләт балаларының 57,4%), мукшы телен – 56 бала (77,8%).[21]

Моны да карагыз

Чыганаклар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads