Тавыксыманнар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тавыксыманнар
Remove ads

Тавыксыманнар (лат. Galliformes) — кошларның бер отряды. Барлыгы 5 семьялыкка 283 төре билгеле.

Кыска фактлар Тавыксыманнар, Халыкара фәнни исем ...

Томшыклары кыска, нык. Көчле аяклары тырнатып азык табарга җайлашкан. Канталары кыска, киң, начар очалар. Иркәкләр тешеләргә караганда матуррак һәм зуррак була. Кайберләренең башында каурыйсыз урыннар бар, итләч алкалар, кашлар, кикрикләр үсә. Тундрадан алып тропик урманнарга кадәр таралганнар. Күбесенчә утрак яки күчеп йөрүче кошлар. Балаларын теше гына җылыта һәм үстерә. Кош балалары йомыркада җитлегә. Үсемлекләр белән тукланалар. Күп кенә тавыксыманнар — аучылык объекты.

Татарстанда алты төре яши: суер, ак көртлек, соры көртлек (кыр тавыгы), бытбылдык, боҗыр, озан (урман тавыгы).

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads