Татар Интернеты

From Wikipedia, the free encyclopedia

Татар Интернеты
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Татар Интернеты яки Татнет татар телендә булган веб-сайтлардан торган Интернет челтәренең бер өлеше. Сайтта башка телләр булса да, татар теле 51 % урын алса, ул татар Интернетына керә.

Кыска фактлар Татар Интернеты ...

Татарлар турында, Татарстан турында һәм башка татарлар белән бәйле булган русча ясалган сайтлар татар Интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берәүләр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар Интернеты  — татарча ясалган сайтларны гына туплый диләр. Башкалары татарлар турындагы бөтен сайтлар татар Интернетына керергә тиеш дип уйлыйлар.

Remove ads

Торышы

« [Е]ш кына татар телендәге кече медиа белән шөгыльләнүчеләр, аны булдыручылар — профессиональ журналистикадан читтә торган кешеләр. Алар — билгеле бер өлкәгә караган мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерергә омтылучы белгечләр. Икенчедән, тематика һәм проблематика ягыннан да төрлелек бар. Өченчедән, аудитория тел ягыннан чикләнгән: алар татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән кулланучылар. [Татар телендә интернет-журналистика үссен] өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: сыйфатлы контент булдыру, кызыклы мәгълүматны яктырту, жанрлар төрлелеге булу, анимация, статистика, инфографика кебек алымнарны киң куллану, видео һәм аудио мөмкинлекләреннән файдалану.[1]
Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация институты студенты
»
« Интернетта эшләгән 277 дәүләт органнары порталыннан бүгенгә 102 генә татарча да алып барыла. Күп министрлык, идарә һәм башка дәүләт органнарының веб-сәхифәләрендә татартелле эчтәлек өчен җаваплы специалистны тоту өчен акчалары җитми. Татарча мәгълүмат булган сайтларда бу тел фәкать мәкаләләр һәм пресс-релизларны язу өчен кулланыла, башка бүлекләре рус телендә генә кала.[2][3]
Фәрит Зәйниев, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге җитәкчесе
»
Remove ads

Төзелеше

Thumb
« Матбугат.ру ресурсына айга 26 000 кеше керә. Татнетның 47 % — укытучылар яки укучылар булдырган ресурслар. Ел саен барлыкка килүче яңа 80—130 сайтының яртысыннан артыгы 1—2 ай яши.[2][4]
Раиль Гатауллин, Татнетны үстерү фонды ның нигезләүчесе һәм башкаручы директоры
»

Бәйгеләр

Татнет йолдызлары

Төп мәкалә: Татнет йолдызлары

Татмедиа ширкәте үткәргән «Татнет йолдызлары»[5] интернет-проектлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының веб-сәхифәләрен үстерү максатыннан ел саен үткәрелеп килә.

Белем җәүһәрләре

Thumb
Төп мәкалә: Белем җәүһәрләре

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads