Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгыmap
Remove ads

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы (рус. Министерство финансов Республики Татарстан) – Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым сәясәтененең үтәлешен тәэмин итүче һәм Татарстан Республикасының башкарма хакимиятендәге башка органнарның бу өлкәдә эшчәнлеген күзәтүче һәм юнәлтүче башкарма хакимият органы (министрлык).

Кыска фактлар Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Нигезләнү датасы ...

Remove ads

Тарих

Татарстанда финанс системасы 1920 елда, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешу белән барлыкка килә. Төзелгән 10 халык комиссариаты арасында Финанс эшләре буенча халык комиссарлыгы да була. 1920 елның 27 мае - Татарстан Финанс министрлыгының туган көне.

1946 елда комиссариат министрлык итеп үзгәртелә. Татарстан Республикасы дигән атама кабул ителгәч, 1992 елдан министрлык Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы дип йөртелә башлый.

2005 елда министрлык хакында нигезләмә төзелә.

Remove ads

Бурычлар

  • Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым һәм валюта сәясәтененең үтәлешен тәэмин итү;
  • Татарстан Республикасында финанс базарлары үсеше сферасында бердәм сәясәт үтәлешен тәэмин итү;
  • Татарстан Республикасының социаль-иктисадый үсеше өстенлекле юнәлешләрендә финанс ресурсларын концентрацияләү;
  • Татарстан Республикасы бюджет проектын төзү һәм билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы бюджетының үтәлешен тәэмин итү;
  • Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап тоту;
  • дәүләт алынмалары программасын эшләү һәм билгеләнгән тәртиптә программаны гамәлгә ашыру.
Remove ads

Функцияләр

  • Татарстан Республикасы бюджет системасын һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү өчен тәкъдимнәрен әзерли, чаралар гамәлгә ашыра;
  • Билгеләнгән тәртиптә озак, уртача һәм кыска сроклы перспективада Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын эшләүдә катнаша;
  • икътисадны финанс савыктыру һәм структурасын үзгәртеп кору, үз илебездә җитештерелгән товар, эш башкару һәм хезмәт күрсәтүгә ярдәм итү һәм аларның интересларын саклау буенча чараларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнаша;
  • Татарстан Републикасының кредит бирү һәм акча сәясәтенең төп юнәлешләре, икътисадтагы исәпләү һәм түләү хәлен камилләштерү буенча тәкъдимнәр хәзерләүдә катнаша;
  • зур салым түләүченең түләүләренә мониторинг үткәрә;
  • Республиканың максатчан программаларын эшләүдә катнаша һәм аларны билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасының бюджет средстволары исәбенә финанслауны тәэмин итә;
  • Татарстан Республикасында инвестиция сәясәтнең гамәлгә ашырылуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар булдыра, республика инвестиция программаларын булдыруда һәм финанслаштыруда катнаша;
  • Билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы закон проектларын һәм Татарстан Республикасының башка норматив актларын булдыруда катнаша һәм башкалар.

Структура

  • Бюджет бүлеге;
  • Төбәк бюджетлары белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге;
  • Бюджет даирәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлеге;
  • Бюджет сәясәте бүлеге;
  • Икътисад бүлеге;
  • Икътисад анализы бүлеге;
  • Икътисад тармакларын финанслау бүлеге;
  • Социаль-мәдәни даирәдә бюджет сәясәте бүлеге;
  • Идарә аппаратын финанслау бүлеге;
  • Кадрлар бүлеге;
  • Исәп һәм хисаплылык бүлеге;
  • Юридик бүлек;
  • Гомуми бүлек;
  • Мобилизацион эш буенча киңәшчеләр;
  • Административ-хуҗалык бүлеге;
  • Мәгълүмати тәэмин итү.
Remove ads

Шәхесләр

Җитәкчеләр

Аерым танылган хезмәткәрләре

Урынбасарлар

  • Марат Фәйзерахманов, Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы финанс министрлыгының казначейлык Департаменты директоры;
  • Сәяр Бәшәров, урынбасар;
  • Алла Анфимова, урынбасар;
  • Юлия Абдреева, урынбасар;
  • Алексей Шишкин, урынбасар;
  • Данил Волков, урынбасар.
Подробнее башлау, тәмамлау ...
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads