Тимур Кадыйров
Татарстан сәясәтчесе, һөнәре буенча табиб From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Тимур Кадыйров, Тимур Рәфкать улы Кадыйров (Тимур Рафкатович Кадыров; 1988 елның 28 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Фәрганә өлкәсе, Мәргылан) ― 2023 елның 29 августыннан «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУ директоры[1].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1988 елның 28 гыйнварында Үзбәкстан ССР Фәрганә өлкәсе (вилаяте) Мәргылан шәһәрендә туган. Белеме югары: теш табибы белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын (2011), ортопедик стоматология белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина академиясе ординатурасын (2013), Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында, антропология һәм этнология кафедрасында магистратура (2017) тәмамлаган. Югары уку йортында уку белән параллель рәвештә 2010 елда «Татарстан Республикасында Үзбәкстан яшьләре» ТИО рәисе урынын ала (Беренче булып оешманы теркәгән)[2].
Remove ads
Хезмәт юлы
2013―2014 елларда ― «МНИЦ «Третий глаз+» ҖЧҖнең медицина вәкиле;
2014―2016 елларда ― «Доктор Цито» ҖЧҖнең коммерция директоры;
2016―2023 елларда ― «Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты» ДБУнең балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире;
2023 елның 29 августыннан ― «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУ директоры [3].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 2014―2023 еллар ― «Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе» ТЯИО рәисе. 2013 елның мартында оештырылган Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе. Ул Яшьләр ассамблеясе составына үз халкының мәдәниятен бәяләүче һәм башкаларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче актив, инициативалы яшьләрне берләштерә алган[4].
- 2015―2019 еллар ― ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының Мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия комиссиясе рәисе;
- 2016―2019 еллар ― ТР Иҗтимагый палатасының этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе рәисе урынбасары;
- 2018 елның 12 гыйнварыннан 2018 елның 31 мартына кадәр ― РФ Президенты вазифасына кандидат В. В. Путинның ышанычлы заты;
- 2020 елның гыйнварыннан ― ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты, Грамотасы, Мактау грамотасы, Мактау көмеш билгесе ― яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары өчен;
- Дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерларының Бөтенроссия конкурсының икенче дәрәҗә дипломы;
- Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Рәхмәт хаты;
- РФ Президенты В. В. Путин имзасы белән Рәхмәт хаты ― РФ Президентын сайлау эшендә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен;
- Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Рәхмәт хаты ― РФ дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлеше өчен;
- РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитетының Рәхмәт хаты ― Россия Федерациясендә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен.
Remove ads
Шәхси тормышы
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
