Владимир Путин

Русия сәясәт эшлеклесе, Русия Хөкүмәте рәисе, Русия президенты From Wikipedia, the free encyclopedia

Владимир Путин
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Владимир Владимирович Путин (1952 ел, 7 октябрь, Ленинград) — Россия сәясәт эшлеклесе. 2008 елның 8 маеннан Россия Хөкүмәте рәисе, 2000 елдан 2008 елга кадәр Россиянең икенче президенты. 2012 елда кабаттан президент постын ала (срок 2018 елга кадәр). 2018 елның 18 мартында узган РФ президентын сайлауларда яңа мөддәткә РФ Президенты итеп сайлана (2024 елга кадәр). 2018 елның 7 маеннан вазифада[4].

Кыска фактлар Владимир Путин, Россия Федерациясе президенты ...
Remove ads

Биография

Валадимир Путин 1952 елның 7 октябрендә Ленинград шәһәрендә гаиләдә өченче бала булып туа.

1975 елда Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый; укып бетергәннән соң, распределение буенча ССРБ Дәүләт иминлеге комитетына җибәрелә. 19851990 елларда Дрезденда (Алман Демократик Республикасы) эшләгән.

1990 елда ул ССРБга кайта, Ленинград дәүләт университеты проректорының халыкара мәсьәләләре буенча ярдәмче булып эшли.

19911994 елларда Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитеты рәисе, берүк вакытта 19921999 елларда мэр урынбасары, 1994—1996 елларда Санкт-Петербург хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары.

19971998 елларда Россия президенты каршындагы Баш контроль идарәсе башлыгы – Администрация җитәкчесе урынбасары.

19981999 елларда Россия Федераль иминлек шурасы сәркатибе, 1999 елның августыннан Россия хөкүмәте рәисе.

1999 елның 31 декабреннән Россия президенты вазифаларын үтәүче, 2000 елның мартыннан — Россия президенты, 2004 елда икенче срогына сайланылган.

20082012 елларда — Россия хөкүмәте рәисе.

2012, 2018 елларда кабат Россия президенты булып сайланган.

Remove ads

Керем һәм милек

2018 елның 18 мартына РФ Үзәк сайлау комиссиясе РФ президентлыгына кандидатның керемнәре һәм милке турында мәгълүмат бирде[5]: 2018 елның 9 февраль көнендә архивланган.

Сайлауларга кадәр булган 6 ел эчендә керем чыганаклары һәм гомуми суммасы:
хезмәт хакы, РФ президенты администрациясе, банкларга салган кертемнәрдән килгән керем, хәрби пенсия – 38 528 817 сум.

Күчемсез милек:
фатирлар: 1 квартира – 77 кв. м, Санкт-Петербург;
гаражлар: 1 гараж – 18 кв. м, Санкт-Петербург.

Транспорт чаралары: 3 җиңел автомобиль – ГАЗ 21М, 1960 елгы,
ГАЗ – 21М, 1965 елгы, ВАЗ-2121 Нива, 2009 елгы, «Скиф» автомобиль прицебы, 1987 елгы.

Банклардагы хисаплардагы акча:
13 счетта – 13 824 389,84 сум.

Акцияләр һәм коммерцияле оешмаларда башкача катнашу:
ПАО «Банк Санкт-Петербург» – 230 акция.

Милек сыйфатындагы бурычлары: квартира – 153,7 кв. м, Мәскәү (сроксыз файдалануда, Мәскәү шәһәре хөкүмәте боерыгы), гараж урыны – 18 кв. м, Санкт-Петербург (ВОАда әгъзалык).

Remove ads

Эшчәнлеге бәяләре

Галерея

Чыганаклар

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads