Флера Андреева
Яр Чаллы вице-мэры (Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Флера Андреева, Флера Иван кызы Андреева (Флера Ивановна Андреева, 1955 елның 23 декабре, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Кизел ― 2024 елның 15 августы, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― хуҗалык, фирка һәм һөнәри берлек эшлеклесе, 2010―2020 елларда Яр Чаллы башлыгы урынбасары. Икътисад фәннәре кандидаты (2008). Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2005), Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы (2020)
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1955 елның 23 декабрендә Молотов (1957 елдан Пермь) өлкәсе (2005 елдан Пермь крае Кизел шәһәр округы) Кизел шәһәрендә туган. Бертуганы Альберт[1]. «Шәһәрләрнең һәм авыл хуҗалыгының сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү» белгечлеге буенча Ленин орденлы Мәскәү энергетика институтын[d] (1979), Сарытау югары партия мәктәбен (1991 елдан П. А. Столыпин исемендәге Идел буе идарә институты (филиал[d]), 1990), «икътисад һәм җитештерү идарәсе» белгечлеге буенча Удмурт дәүләт университетын (1995) тәмамлаган.
Remove ads
Хезмәт юлы
1979―1983 елларда: Яр Чаллыда махсус конструкторлык-технологик бюро инженер-конструкторы.
1983―1985 елларда: транспорт электр җиһазлары заводының профком рәисе урынбасары.
1985―1990 елларда: КПССның Яр Чаллы шәһәр комитетында инструктор, партия комиссиясе рәисе.
1990―1992 елларда: Яр Чаллы шәһәр Советы башкарма комитетының кооперативлар белән эшләү бүлеге башлыгы.
1992―1994 елларда: Яр Чаллы мэриясенең теркәү үзәге директоры.
1994―1995 елларда: вице-мэр, Чаллыда коммуналь мөлкәт белән идарә итү комитеты рәисе в.б.
1995–1998 елларда: эшмәкәрлекне үстерү, мәгълүмат, җәмәгатьчелек белән элемтә, социаль мәсьәләләр буенча вице-мэр.
1998―2001 елларда: шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары, коммуналь мөлкәт белән идарә итү комитеты рәисе.
2001―2004 елларда: «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының корпоратив стратегия буенча урынбасары ярдәмчесе.
2004―2005 елларда: шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе башлыгы.
2006―2009 елларда: Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы.
2009―2010 елларда: Яр Чаллы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.
2010―2020 елларда: даими нигездә Яр Чаллы башлыгы урынбасары.
2014 елдан: шәһәр мэры вазыйфаларын башкаруга вәкаләтле Яр Чаллы башлыгы урынбасары.
2023―2024 елларда: «КАМАЗ» ГАҖ профкомы рәисенең оештыру һәм кадрлар эше буенча урынбасары[2].
2024 елның августында Чаллыда, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (рус. БСМП) каты авырудан соң 69 яшендә вафат[3]. Хушлашу Чаллының «Тәүбә» мәчете янында узган. ГЭС бистәсендәге Е. Батенчук (элеккеге Студентлар) урамындагы ябылган зиратта җирләнгән[4].
Remove ads
Бүләкләре, мактулы исемнәре
- 2001 ― ТР дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы
- 2002 ― ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамотасы
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2005 ― Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы
- 2010 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 2020 ― Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы һ.б.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
