Шәүкәт Галиев исемендәге премия

әдәби-иҗтимагый премия (Яр Чаллы, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Шәүкәт Галиев исемендәге премия
Remove ads

Шәүкәт Галиев исемендәге премия ― балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газетасы «Көмеш кыңгырау» редакциясе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә 2019 елда нигез салган әдәби-иҗтимагый премия[1]. Премия күренекле татар балалар шагыйре, Тукай бүләге иясе (1972), Г.-Х. Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом иясе (1982), Татарстанның халык шагыйре (1995) Шәүкәт Галиулла улы Идиятуллинның (Шәүкәт Галиев, 1928―2011) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.

Thumb
Шәүкәт Галиев
Кыска фактлар Шәүкәт Галиев исемендәге премия, Ил ...
Remove ads

Тарих

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газетасы «Көмеш кыңгырау» редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2019 елда гамәлгә куелган.

Премия матбугат органнарының рухи тормыштагы ролен күтәрү, яшь авторларның активлыгын арттыру, «Көмеш кыңгырау» газетасы битләрендә басылып чыккан язмаларның әдәби сыйфатын камилләштерү максатыннан булдырылган.

Remove ads

Статус

Шәүкәт Галиев исемендәге премия идея-эчтәлеге, жанры, формасы белән кызыклы һәм уңышлы дип бәяләнгән әдәби, публицистик язмаларның авторларына бирелә.

Премия «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән, газетада балалар өчен кызыклы һәм әдәби сыйфаты югары булган әсәрләрен тәкъдим иткән бер өлкән даими авторга һәм «Көмеш кыңгырау»ның даими авторы булган һәм шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган дүрт укучы балага бирелә.

Премия лауреатларын редакция Советы тәкъдим итә, исемлек ТР Язучылар берлеге тарафыннан раслана, спонсорлар белән килештерелә.

Шәүкәт Галиев исемендәге премия ел саен март (2021 елда апрель) аенда, тантаналы шартларда, спонсорларның үзләре тарафыннан тапшырыла[2].

Лауреатлар (җиңүчеләр) Почет дипломнары һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

Премияне билгеләү советы

Remove ads

Лауреатлар

Моны да карагыз: Төркем:Шәүкәт Галиев премиясе лауреатлары

2024 ел

Өлкән автор:

  • Флера Мәрдәнова

Укучылар:

2023 ел

Өлкән автор:

Укучылар:

2022 ел

Өлкән автор:

Укучылар:

2021 ел

Өлкән автор:

Укучылар:

2020 ел

Өлкән автор:

Укучылар:

Сылтамалар

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads