Эмилия Реджепи

From Wikipedia, the free encyclopedia

Эмилия Реджепи
Remove ads

Эмилия Реджепи (алб. Emilija Redžepi, (15 июль 1973, Призрен) — Косово сәяси һәм дәүләт эшмәкәре. Босния милли азчылыгы мәнфәгатьләрен яклаучы Яңа Демократик фирка җитәкчесе. Косово премьер-министрының гамәлдәге өченче урынбасары, 2021 елның 22 мартыннан азчылык хәле һәм кеше хокуклары өчен җаваплы. Элгәре — хакимият һәм урындагы үзидарә министры (2020)[1], Косово парламенты депутаты була (2014-2020)[2][3].

Кыска фактлар Эмилия Реджепи, Косово премьер-министры урынбасары ...
Remove ads

Биографиясе

Эмилия Реджепи 1973 елның 15 июлендә Югославия Федератив Социалистик Республикасының Призрен шәһәрендә туган.

Югары педагогик белем һәм политология буенча магистр дәрәҗәсен ала[4][5].

Призрен муниципалитеты советы әгъзасы, Призрен ассамблеясе спикеры урынбасары, икътисади үсеш һәм энергетика министры урынбасары вазифаларын биләгән[4].

Косовода Босния оешмасын Вакат — өч сәяси фирка коалициясе вәкиле. 2010 елда парламент сайлаулары алдыннан Эмилия Реджепи 2009 ел Яңа демократик фиркагә нигез сала. Косовода сәяси партияне җитәкләгән беренче хатын-кыз була. 2010 елда сайлаулар йомгаклары буенча бу фирка парламентта бер урын ала һәм киләчәк сайлауларда да урынны саклый.

2014 елда парламент сайлаулары йомгаклары буенча беренче тапкыр Косовоның парламенты депутаты итеп сайлана[4]. 2017 елда сайлауларда яңадан сайлана.

Косово конституциясына тиешле бер министрлыкны милли азчылык вәкилләренең берсе җитәкләргә тиеш. Босния милли азчылыгының вәкиле буларак Эмилия Реджепи 2019 елда парламент сайлаулары йомгаклары буенча оештырылган Куртиның беренче кабинетына керә. Эмилия Реджепи хакимият һәм урындагы үзидарә министр вазифасын ала. 2020 елның 3 февралендә Косово парламенты Курти хөкүметен раслый[6]. 25 мартта парламент COVID-19 пандемиясе белән бәйле гадәттән тыш хәл индерүдән баш тартуы өчен Курти хөкүмәте төзүгә шөбһә вотумын белдерә[7][8].

Босния милли азчылыкның вәкиле буларак Эмилия Реджепи 2021 елда парламент сайлаулары йомгаклары буенча оештырылган Куртиның икенче кабинетына керә[9]. Эмилия Реджепи премьер-министрның азчылык хәле һәм кеше хокуклары өчен җаваплы булган өченче урынбасары вазифасын ала.

Босния (сербохорват), албан, төрек һәм инглиз телләрендә сөйләшә[4][5].

Remove ads

Шәхси тормышы

Тормышта[4][5].

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads