Босния һәм Герцеговина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Босния һәм Герцеговина
Remove ads

Бо́сния һәм Герцегови́на (Босна һәм Һерцеговина, Бүснә-Һәрсәк,[40] босн. һәм хорв. Bosna i Hercegovina, BiH, серб. Босна и Херцеговина, БиХ) – Балкан ярымутравының үзәгендә урнашкан дәүләт.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Тарих

Халык саны — 3,53 млн кеше (2013). Территориясе: 51 200 км². Төньяктан, көнбатыштан һәм көньяктан Хорватия белән, көнчыгыштан Сербия белән көньяк-көнчыгыштан Каратау белән чикләнгән. Көньяк-көнбатышта Әдрән диңгезенә чыгыш бар. Дәүләт телләре босна теле, хорват теле һәм серб теле. Башкаласы — Сараево.

Идарә итү формасы — парламент җөмһүрияте. 1992 елдан БМО әгъзасы. 2016 елның февраль аенда Европа берлегенә керү гаризасын җибәрә.

Төп тышкы икътисади хезмәттәшләр - Европа берлеге дәүләтләре. Акча берәмлеге — алмаштырыла торган (конвертацияләнә торган) марка.

Босний дәүләте X—XI гасырларда барлыкка килә. Беренче патшалар католиклар булганнар. 1463 елда Госман дәүләте Боснияне яулап ала. Халыкның шактый зур өлеше Исламны кабул итә.

Remove ads

Дин

2013 елда мөселманнар ил халкының 50.7 % ын, православныйлар 30.75 % ын, католиклар 15.19 % ын, башка диннәр тарафдарлары 1.15 % ын, атеистлар 0.79 % ын тәшкил иткән[41].

Исемнең этимологиясе

Thumb
Босна елгасы

Босния хакында беренче яхшы сакланган искәртмә «Империя белән идарә итү» исемле хезмәттә ясалган[42] (948 һәм 952 еллар арасында Константин VII тарафыннан язылган сәяси-географик белешмәлек). Анда «кечкенә җир» (юнан телендә χωρίον) "Босона" (Βοσώνα) дип атала. Бу исем гидроним (Босна елгасыннан нигез ала). Антон Майер фикеренчә, Босна исеме юнан телендәге «Bass-an-as» тамырыннан килә ала, мәгънәсе «агым су» дигәнне аңлата («bos» яки «bogh»).

Һерцеговина исеме (алман телендәге «duke» сүзеннән («hерцогның җире» булып чыга)[43] Степан Вукчич дигән босния магнатының исеменнән алынган топонимГосман империясе бу җирдә идарә иткән вакытта аны баштан «Һерцоговина сәнҗагы» (төр. Hersek Sancağı) дип атыйлар, соңрак «Һерцоговина әйәләте» дип әйтелә. Һәм инде 1850-елларда аны «Босна һәм Һерцеговина» исеме белән таный башлыйлар.

1992 нче елда бәйсезлек игълан итү белән «Босния һәм Һерцеговина җөмһүрияте» исемен ала. Әмма 1995 нче елда Дайтон килешүе һәм аның белән бергә кабл ителгән яңа конституциясе нигезендә исеме рәсми рәвештә «Босния һәм Һерцеговина»га үзгәртелә. 

География

Босна көнбатыш Балканнарда урнашкан. Төньякта һәм көнбатышта Хорватия белән (932 км), көнчыгышта Сербия белән (302 км) һәм көньяк-көнчыгышта Каратау белән (225 км) чикләшә. 20 километрга якын яр юлы бар. Ул Неум шәһәрен чолгап ала.[44]

Илнең исеме ике төбәктән нигез ала - Босна һәм Һерцоговина. Алар арасындагы чик бик төгәл түгел. Территориянең биштән дүртен төньяктагы Босна төбәге алып тора. Калган көньяк җирләрдә Һерцеговина урнашкан.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads