Эстергётланд герцогинясы Эстель

From Wikipedia, the free encyclopedia

Эстергётланд герцогинясы Эстель
Remove ads

Эстель Сильвия Ева Мэри, Швеция принцессасы, герцогиня Эстергетландская (швед. Estelle Silvia Ewa Mary, prinsessa av Sverige, hertiginna av Östergötland, 2012 елның 23 февралендә Сольна, Стокгольмда туган) — швед тәхете варисы кронпринцесса Викториянең һәм аның ире герцог Даниэль Вестлинг Вестергетландскийның кызы.

Кыска фактлар Ватандашлык, Тугандагы исем ...
Remove ads

Биографиясе

Принцесса башкаланың Каролинская хастаханәсендә 4:26 сәгатьтә дөньяга килә. Кыз тугач бераздан принцессаның атасы принц Даниэль турыдан-туры хастаханәдә матбугат-конференциясендә яңа туган баланың буе — 51 сантиметр, авырлыгы — 3 кг. 280 г. дип әйтә.

Король сарае коммюникесында корольлекнең риксмаршалы Линдквист Сванте, ана һәм бала үзләрен яхшы тоя, дип игълан итә. Шул ук көндә алар хастаханәдән чыга һәм өйләренә кайта.

Эстельның титулын һәм исемен 24 февральдә министрлар киңәшмәсендә аның бабасы король Карл XVI Густав игълан итә, шуннан соң сарайда рәхмәт гыйбәдәте Te Deum кылалар. Эстель исеме элек Бернадот гаиләсендә бер тапкыр очрый — ул исем белән Бернадот Эстель (кыз фамилиясе — Мэнвилл), билгеле җәмәгать эшмәкәре граф Фольке Бернадотның, хатынын атыйлар.

1980 елдан алып Швецияда гамәлдәге тигез примогенитура законына ярап, яңа туган принцесса, әнисеннән кала, швед тәхетенең дәвамчанлык хокукына икенче булып дәгъва итә, аннан соң аның абыйсы принц Оскар тора. София Ганноверскаяның нәселе буларак, кыз шулай ук өченче йөзлекне биләп, британия тәхетенә варис булып кала.

2012 елның 22 маенда принцесса Эстель Стокгольмдагы Король сарае чиркәвендә чукындырыла. Кызның исем ата-аналары булып әнисе ягыннан бабае Карл-Филипп, атасы ягыннан апасы Анна Вестлинг һәм принц Виллем-Александр Оранский (2013 елдан алып Нидерландлар короле), Даниянең кронпринцессасы Мэри һәм Норвегиянең кронпринцы Хоком була.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads