Әзидолла Ескалиев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әзидолла Эскалиев ( каз. Әзидолла Есқалиев ; 1934—2017) — ССРБ һәм казакъ композиторы, музыкант домбра уйнаучы, кюй (кюй — казакъ теленнән инструменталь пьеса) язучы һәм музыка педагогы; Кормангазы исемендәге Казакъ Милли Консерваториясе профессоры.
Remove ads
Биографиясе
Әзидолла Ескалиев 1934 елның 1 гыйнварында Атырау өлкәсенең Кормангазы районының Кормангазы авылында туган[1]. Алматы консерваториясенә (хәзер Кормангазы исемендәге Казакъ милли консерваториясе) укырга керә, аны 1958 елда уңышлы тәмамлый.
1955—1960 елларда ул Казакъстан филармониясе солисты, 1960 елдан ул Казакъ концерт иҗат берләшмәсе солисты була. 1962 елдан ул туган консерваториядә башкару һәм укыту эшчәнлеген берләштерә; студентлары арасында Айткали Жайымов, Айгөл Улкенбаева һәм Каршыга Ахмәдияров .
1957 елда ул Мәскәүдә узган VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты була.
Әзидолла Ескалиев репертуарында казакъ халкының әсәрләре дә (Кормангазы, Дина, Мамен, Сейтек, Таттимбет, Даулеткерей) һәм рус һәм чит ил композиторлары (П. И. Чайковский, С. Рахманинов, В. Моцарт, И. Брамс һәм башкалар) әсәрләре бар.
Әзидолла Ескалиев - "Шаттыц" һәм "Жастар " кюйләре (инструменталь пьесалар) авторы[2].
1966 елда аңа Казакъ ССРның мактаулы артисты исеме бирелә; 1990 елдан - Казакъстан ССР Халык артисты ( Казакъстан Халык артисты).
Әзидолла Ескалиев 2017 елның 14 августында үлә[3] .
Кюй (инструменталь пьесалар) башкаручылар Республика конкурсы аның исемен йөртә [4] .
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads