Әлмира Әдиатуллина
татарча язган журналист (Казан, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина[2] , псевдонимы Әлмира Сарьяз[3] (1938 елның 8 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Сәеткол — 2021 елның 27 июле, РФ, ТР, Казан) ― журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), дин эшлеклесе.
Remove ads
Белеме
1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Эшчәнлеге
"Совет мәктәбе" (1962), "Азат хатын" (1964-1993; 1991 елдан "Сөембикә"; 1990-1993 елларда җаваплы сәркатип вазифасында) журналларында, "Бәйсезлек" газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәге каршындагы Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан "Мөслимә" газетасы мөхәррире. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.
Мәкаләләре "Ялкын", "Сөембикә" журналларында, "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан" газеталарында басыла. Күпчелек мәкаләләре яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, татар халкының рухи хәзинәләрен яңадан тергезү мәсьәләләренә багышлана.

2021 елның 27 июлендә Казанда вафат[4]. Казанның мөселман зиратында җирләнгән [5].
Remove ads
Хәтер
- 2022 ― дини тормыш турында актив язучы журналистларга Әлмира Әдиатуллина исемендәге премия (10 ар мең сум) булдырылган. Мөслимә Шәфыйк (1937―2023 [6]), Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минһаҗ ― беренче премия алучылар. Премияләрне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов «Ярдәм» мәчетендә Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында тапшырган[7].
- 2022 ― Вәсилә Рәхимованың журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллинага багышланган «Фидакарь мөслимә» китабы нәшер ителгән[2].
- 2024 ― «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды Әлмира Әдиатуллина исемендәге журналистлар премиясен (рус. Журналистская премия имени Альмиры Адиатуллиной) гамәлгә кертә. Премия биш юнәлештә тапшырыла: телевизион программа, телевизион яңалык, репортаж, вакытлы матбугатта мәкалә һәм интернетта чыккан материал. Конкурска материаллар 2024 елның мартыннан октябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр декабрьдә ясала. Эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Диненә, милләтенә, яшенә карамастан, Һәркем конкурста катнаша ала, шулай ук блогерлардан эшләр кабул ителә[8].
Искәрмәләр
Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads