Албания президенты From Wikipedia, the free encyclopedia
Байрам Бегай (алб. Bajram Begaj, 1967 елның 20 марты, Албания Халык Республикасы, Тирана өлкәсе, Ррогожине) ― Албаниянең дәүләт, хәрби һәм сәяси эшлеклесе. 2022 елда Албания президенты итеп сайланган. 2022 елның 24 июлендә вазыйфасына керешкән[1].
Байрам Бегай | |
---|---|
Албания президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2022 елның 22 июле | |
Аңа кадәр | Илир Мета |
Албания Кораллы көчләре Генштабы башлыгы | |
Вазыйфада 2020 – 2022 | |
Аңа кадәр | Бардил Колчаку |
Дәвамчысы | Арбен Кингжи |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 20 март 1967 (57 яшь) Албания, Тирана өлкәсе[d], Ррогожине[d] |
Сәяси фирка | фиркасез |
Белем | Тирана медицина университеты[d] |
2020 елның июленнән 2022 елның июнь аена кадәр Албания Кораллы көчләренең[d] Генераль штабы башлыгы вазыйфасын башкара[2][3][4]. 2022 елның 3 июнендә Президент сайлауларының[d] дүртенче турында идарә итүче Социалистик партия[d] тарафыннан рәсми рәвештә кандидат итеп күрсәтелә. Вазыйфасына керешкәч, Албания тарихында Әхмәт Зогу, Рәмиз Әлия, Альфред Мойсиу һәм Буяр Нишанидан соң хәрби үткәне булган бишенче президент була[5].
1967 елның 20 мартында Ррогожине[d] шәһәрендә туган. 1989 елда Тирана медицина университетын[d] тәмамлаган. 1998 елда хәрби табиб булып эшли башлаган. Доктор дәрәҗәсенә, медицина өлкәсендә «доцент» исеменә ия. Өйләнгән һәм ике улы бар.
31 еллык хәрби карьерасы чорында күп санлы уку семинарларында катнаша, куркынычсызлык һәм оборона буенча курслар үтә, Югары дипломнан соң белем бирү медицина мәктәбен тәмамлый, гастрогепатология буенча дипломнан соң белгечлек, менеджмент курслары һәм Америка Кушма Штатларында стратегик медицина лидерлыгы курсын, медицинаның махсуслаштырылган курсын һәм Грециядә сәламәтлек саклау курсын үтә.
Төрле хәрби вазифалар башкара, шул исәптән: Тирана хәрби госпиталенең хәрби-медицина бүлеге башлыгы, директор урынбасары, директоры, санитар инспекция директоры һ. б. 2020 елның июлендә Албания Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы итеп билгеләнә һәм шул ук айда вазыйфага керешә[6].
2022 елның 4 июнендә Албания парламенты[d] тарафыннан 78 «уңай», 4 «каршы» тавыш һәм 1 тавыш бирүдән тыелып калучы белән президент вазыйфасына сайлана. Оппозициядән 57 депутат, кандидатлар тәкъдим итү процессы законсыз дип исәпләп, тавыш бирүгә бойкот белдерә. Илир Метаны алмаштыра һәм 2022 елның 24 июлендә вазыйфага керешә[7].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.