From Wikipedia, the free encyclopedia
Сталинград сугышы (tat.lat. Stalingrad suğışı(үле сылтама)) (17 июльдә 1942 — 2 февральдә 1943) — Кызыл Гаскәр тарафыннан Сталинград шәһәрен саклану һәм зур алманнар һәм аларның беректәшләре Дон-Идел елгалары арасындагы гаскәр төркемен тар мар итү, Бөек Ватан сугышында Кызыл Гаскәрнең хәлиткеч җиңүе, Икенче бөтендөнья сугышының иң зур коры җир бәрелеше.
Сталинград сугышы | |||
Төп низаг: Бөек Ватан сугышы | |||
Сталинград җиңү байрагы | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын | |||
Нәтиҗә |
Кызыл Гаскәрнең хәлиткеч җиңүе, 6-нче Паулюс алман армиясен юк итү | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Мәскәү янындагы сугышта җиңелгәннән соң фашист Алманиясе төп тәэмин итү торган юлын — Идел елгасын алу карарын 1942 елда кабул итә. Гитлер төп һөҗүмне Сталинградка каршы юнәлткән.
23 августта шәһәрне утка тотудан соң 40 мең Совет кешесе үтерелгән, шәһәр биналарының яртысыннан артыгы юк ителгән, Сталинградтан хәрәбәләр генә калган.
Сентябрь аенда фашистлар Сталинград эченә һөҗүм итеп кергәннәр. Һәр бина, йорт өчен каты сугыш барган. Павлов йорты, Тәгәрмән өчен сугышлар тарихта мәңгелеккә калган.
Василий Чуйков җитәкчелегендә 62-нче гаскәр һәр йорт өчен батырлык күрсәтеп сугышкан һәм һәр көнне тупка тотуга, ачлыкка, салкынлыкка карамастан Сталинград шәһәреннән чигенмәгән. Василий Чуйков фашист гаскәрләренә Идел буйларында беркетелергә мөмкинлек бирмәгән.
Чуйков гаскәре батырлыгы Совет хәрби башлыгына "Уран" каршы һөҗүм операциясен гамәлгә ашырырга биргән. 1942 елның 19 ноябрендә "Уран" дигән совет каршы һөҗүм операциясе башлана. 23 ноябрьдә Калач шәһәрендә фашист көчләре чолгап алына.
Ноябрь аенда фашист һәм аларның союздашлары Кызыл Гаскәр тарафыннан боҗрага чолгап алына. Декабрь аенда фашист көчләрен юк итү буенчан "Боҗра" операциясе башланган.
Фашистлар үз коткару операцияләрен декабрь аенда Манштейн җитәкчелегендә башлаганнар. Ләкин Родион Малиновский җитәкчелегендә 2-нче гвардия гаскәре Манштейн җитәкләгән алман гаскәренә боҗраны өзәргә бирмәгән. Алман көчләре бу уңышсыз операциядә 40 мең гаскәри югалтканнар, 25 декабрьдә Манштейн чигенгән.
1943 елның 22-26 гыйнварендә Совет гаскәрләре Мамай курганында берләшкән, 31 гыйнварда Константин Рокоссовский җитәкчелегендәге гаскәрләр Паулюсны һам аның ирәген (ставкасын) әсирлеккә алган.
1943 елның 2 февралендә бөтен фашист көчләре Сталинградта чигенә.
Сталинград сугышы — Икенче бөтендөнья сугышының иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы. Сталинград сугышыннан соң Совет гаскәрләре хәрби инициативаны үз кулына алганнар. Сталинград сугышында җиңүне 1943 елда Англия, АКШ һәм бүтән антифашистик илләр союздашлары бәйрәм иткәннәр. Хәтта Бөекбританиянең патшасы Георг VI Сталинград шәһәренә бүләклек кылычын җибәрә, кылычта язылган: "нык корыч кебек Сталинград кешеләренә. Батырлыгыздан таңга калган Британия халкы, Бөекбритания патшасыннан Георг VI"
Сталинград сугышы дөнья тарихында зур роль уйнаган вакыйга, шуңа күрә төрле дәүләтләрдә бик күп документаль, нәфис фильмнар төшерелгән, җырлар, музыка, марка, санак уеннары булдырылган. Күп шәһәрләрдә һәйкәлләр, урамнар Сталинград сугышы истәлегенә багышлап ачылган. Иң танылган һәйкәле: Мамай Курганында урнашкан "Ватан-Ана чакыра" һәйкәле.
Казанда төп Сталинград каһарманына — маршал Чуйков истәлегенә урам ачылган.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.