![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/b5/Flag_of_Tetyushi_%2528Tatarstan%2529.png/640px-Flag_of_Tetyushi_%2528Tatarstan%2529.png&w=640&q=50)
Тәтеш районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тәтеш районы (рус. Тетюшский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Район Татарстанның көньяк-көнбатышында, Куйбышев сусаклагычының уң ярында урнашкан, ул Сембер өлкәсе, Буа, Апас һәм Кама Тамагы районнары белән чиктәш.[2] Административ үзәге - Тәтеш шәһәре.[2]
Тәтеш районы | |
Байрак | Илтамга |
![]() | ![]() |
Нигезләнү датасы | 1930 |
---|---|
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
Башкала | Тәтеш |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Сәгать поясы | MSD һәм UTC+03:00 |
Халык саны | 22 424 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Мәйдан | 1632 км² |
Почта индексы | 422370 |
Рәсми веб-сайт | tetushi.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
![]() | |
Җирле телефон коды | 884373 |
![]() |
Тәтеш районының хәзерге заман территориясендә беренче тораклыклар б.э. кадәр V—VI барлыкка килә башлаган, әмма Тәтеш шәһәренә нигез салыну датасы булып 1578 ел санала, Казан алынганнан һәм Казан ханлыгы җимерелгәч, рус воеводалары Иделнең уң як ярында Идел буен саклау өчен ныгытма буларак нигезлиләр. 1781 елда Тәтеш өяз шәһәре статусын ала. Тәтеш районы 1930 елда оеша.[3]
Төбәктә авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәсе актив үсеш алган. Тәтеш районында «Озын Алан» тарихи-архитектура табигать паркы урнашкан, аның территориясендә элеккеге Казан губернасы территориясеннән сакланып калган авыл дворян утарларының берсе булган граф Молоствов усадьбасы урнашкан.