From Wikipedia, the free encyclopedia
Шәех Зәет мәчете (гарәп. جامع الشيخ زايد — «җәмигъ әш-шәех зәйед») — БГӘ башкаласы Әбу-Даби шәһәрендә урнашкан гыйбадәтханә. БГӘ дәүләтен нигезләүче һәм беренче дәүләт башлыгы булган шәех Зәет ибн Солтан ән-Нәхәйян (1918-2004[1] хөрмәтенә төзелгән.
Шәех Зәет мәчете — Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң зур мәчете. Шулай ук зурлыгы буенча дөньяда 8нче урында исәпләнә. Мәчетнең мәйданы 5 футбол стадионы мәйданына тиң.
Мәчеткә берьюлы 40 мең кеше сыя ала.
Мәчетнең 82 гөмбәзе һәм 107 м биеклектәге 4 манарасы бар.
Әлеге гыйбадәтханә идәненә дөньядагы иң зур келәм җәелгән (5 627 м²). Келәм «Иран келәмнәре» ширкәте тарафыннан әзерләнгән. Рәссамы — Али Халики (Иран). Келәмнең мәйданы — 5 627 кв. м. Келәмне тукуда 1 200 тукучы хезмәт куя. 20 техник төркем, 30 эшче җәлеп ителә. Келәмнең авырлыгы — 47 тонна (35 тонна йон, 12 тонна мамык). Келәм төзелешендә 268 000 төен бар.[2].
Түшәменә дөньядагы иң зур люстра эленгән (биеклеге 15 м, диаметры 10 м).
Шәех Зәет мәчете туристлар өчен (җомга көненнән кала) иртәнге 9 - 12 сәгатьләр арасында ачык, керү бушлай.
Мәчетнең «Кыйбла» диварындагы «Аллаһының 99 гүзәл исеме (сыйфатлары)» каллиграфиясен БГӘ хаттаты Мөхәммәт Мәнди әл-Тамими ясаган[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.